Студентлар язы башланды

11 март көнне «Уникс»ның зур залында һәр елны үтә торган «Студентлар язы — 2019» фестивале башланып китте. Ул елдан ел Казан федераль университетының иҗади яшьләренең бергә җыелу урыны. Бу кичне үз чыгышларын Психология һәм мәгариф институты белән бергә Фундаменталь медицина һәм биология институты тәкъдим итте. 

Психология һәм мәгариф институты студентлары «Маяк» дигән программа әзерләгәннәр. Ул бер утрауда яшәүчеләрнең тарихына корылган. Студентлар 80 минут дәвамында залда утыручыларны «хыялларга бирелгәнче уйлагыз: бу хыяллар кемгәдер зыян салмыймы» дигән уйларга этәрде.

Беренче фестиваль көненең икенче өлешендә Фундаменталь медиөина һәм биология институты студентлары «Someone in the crowd» дигән мюзикл тәкъдим иттеләр. Сәхнәдә мәхәббәт темасы ачылды һәм һәр көнне була торган ситуацияләр тәкъдим ителде. 

«Студентлар язы — 2019» фестивале әле башланды гына, алга таба тагын 15 концерт программасы көтелә. Аларның һәрберсе үзенчәлекле булачак.