Студентлар язы гөрләде

«УНИКС»та «Татарстан Республикасының Студентлар язы — 2018» Республика фестиваленең сайлап алу этаплары үтә. Катанашучылар һәм үз иҗади осталыкларын күрсәтүчеләр арасында Казан федераль университеты студентлары да бар.

Быелгы фестивальнең сайлап алу этаплары 1 һәм 2 май көннәрендә башланды. Иҗат көчләре барлыгы 6 номинация: «Журналистика», «Музыка», «Оригиналь жанр», «Хореография», «Театр» һәм видео буенча көч сынашалар.  

Бүген «Театр» һәм «Оригиналь жанр» номинацияләрендә сайлап алу этаплары үтте.

«Татарстан Республикасының Студентлар язы» фестивале 2011 елдан бирле ТР Президенты һәм Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә.

Быел иң күп катнашучылар «Хореография» юнәлешендә икән — 1000 кеше. фестивальдә Татарстанның 2500 студенты катнаша. Катнашучыларның иҗади номерларын компитентлы жюри карый. Һәр комиссия составына «Россия студентлар язы» фестивале экспертлары бар: хореограф Елизавета Дружинина, театр һәм кино актеры Александр Носик, КВН чемпионнары Вячеслав Макаров һәм Денис Дорохов һәм башкалар. 

Фестивальдә катнашып диплом белән бүләкләнүчеләр «Россия студентлар язы»нда катнашу мөмкинлеге ала. Быелгы фестивальнең үзенчәлеге — анда Татарстанның профильле югары уку йортлары, әйтик, Казан Дәүләт мәдәният институты студентлары да катнаша ала. Нигезләмә буенча, Татарстанның барлык вузларына кагыла торган билгеле бер квота бар. Җиңүче булу шанслары бердәй, һәр вуздан һәр номинациядә бертигез санда коллективлар һәм номерлар катнаша.

Фестивальнең жюри составына кергән россия театр һәм кино актеры Александр Носик Татарстан яшьләре бик актив ди.

 

Республиканың студентлар язы фестивале 11 май көнне «УНИКС» концертлар залында үтәчәк гала-концерт белән тәмамланачак. Традиция буенча вузара фестиваленең символы булып мәче сыны булачак. Аны иң яхшы студентлар коллективларына тапшырачаклар.

«Россия студентлар язы» Бөтенрәсәй фестивале — Россиядә студентлар иҗатын үстерү һәм ярдәм итү буенча бердәнбер программа. Программа Россия Федерациясе территориясендә 1992 елдан бирле гамәлгә ашырыла һәм үз эченә 2 халыкара, 10 бөтенрәсәй, 9 округ һәм 80 төбәк чарасын ала.

Быелгы XXVI «Россия студентлар язы — 2018» Бөтенрәсәй фестивале 15-19 майда Ставропольдә узачак.