Студентлар язы истәлеге

02-Tqb03Cv8Югары уку йортына укырга керү бəхетенə ирештең икəн, тормышыңда ике гаять зур (глобаль дисəк тə, хата булмас), мөһим һəм ифрат тылсымлы кичə пəйда була. Тел төбемне инде күптəн сизеп алгансыздыр: сүзем нəкъ тə “Беренче курслар көне” һəм “Студентлар язы” турында. Чыннан да, алар икесе дə шулкадəр үзенчəлекле һəм студент тормышы белəн тыгыз бəйлəнгəн ки, берсен дə мəктəп кысаларында күреп тə, аларда чыгыш ясап та булмый. Бəлкем, бардыр да шундый “текə” шəһəр укучылары: студент булганчы ук шушы кичəлəрдə җилкенəлəр, дөрлилəрдер. Əмма шуңа да карамастан, 2016нчы елның 16нчы мартында “Студентлар язы”н күрүем беренче тапкыр булды. Ниндирəк хис-тойгылар калдырды миндə беренче “Студентлар язы”м? Əлбəттə, фəкать уңай кичерешлəр, атналар буена җитəрлек күтəренке кəеф һəм алдагы тормышыма яңа идеялəр вə хатирəлəр. Безнең Лев Толстой исемендəге филология һəм мəдəниятара багланышлар институты конкурс программасын Социаль-философия фəннəре һəм массакүлəм коммуникациялəр институты белəн бер кичəдə тəкъдим итте. Чара нəкъ менə аларның (СФФһМКИ) чыгышы белəн башланып китте дə. Катнашучыларның саны бераз азрак тоелса да, конкурс программалары, əлбəттə, мактауга лаек. Ритм-балет “Мистерия” һəм “Reload Crew” бию коллективларының осталыгы, акробатик номерны башкаручы кызларның пластикасы, паркур элементлары, «Фруктоза» триосы, үзлəренең сəнгатьле сөйлəме белəн таң калдырган егетлəр: Богатырев Олег, Самигуллин Эмиль һəм Юшко Валентин, җырны бик зур тизлектə һəм профессиональ башкаручы Дарья Масальская (Лошаков Макар һəм Дильяс Искаков белəн берлектə) тамашачы күңелендə озак сакланыр дип өметлəнəм. Күпме шəхеслəрнең тырышлык куюын күз алдына китерүе дə кыен! Ə үзебезнең конкурс программасына килгəндə исə, монысы тагын да катлаулырак.

x5HuUCzuRLA

Казан (Идел буе) федераль университетының иң иҗади институтларыннан берсе саналган ФһМБИбыз үз позициясен инде озак еллар буе саклап килə. Бу елны да институтыбызның “Студент язы” шаулап- гөрлəп, цунами дулкыннары кебек, барлык студентлар, мөгаллимнəр, студентлар активын, төрле җитəкчелəрне үз эченə йотып, уку йортыбызны “дер селкетеп” узып китте. Игътибарымны җəлеп иткəн иң беренче өстенлек – ул сценарий. Төп тема булып торган “Тормыш көе”, əйтерсең лə, һəр чыгышны бер-берсенə баглап, тулы бер картина тудыра. Төп геройның тормыштагы һəрбер вакыйгадан көй табуы – əлбəттə, бик оригиналь күренеш. Урам ыгы-зыгысында дисеңме, дəрес вакыты, хəтта зинданда да көй яшерелеп ята икəн, лəбаса. Шуны əйтеп узарга кирəк: институтыбыз “Студент язы”нда барлыгы 19 номер; алар арасында “Art Works”, “Казаным”, “Индиго” бию коллективлары, “Ал Зəйнəбем”, “Melody”, “Зарница” “Regina Halk” вокал ансамбльлəре, СТЭМ, “Tatar Style” дизайн студиясе һəм башка бик күп яңа номерлар һəм коллективлар бар иде. Шулай ук кайбер чыгышларда барабаннарның битбокс белəн алыштырылуы, Илья Захаровның искиткеч тавышы, “29 килограмм”ның Шурик тарихын оригиналь җиткерүе, сəхнə бизəлеше, интерактив группа тудырган əкият, режессура – барысы да кичəне тагын да ямьлəндерде, аңа тылсым өстəде кебек. Ə хəзергə бары тик үткəн “Студент язы”н искə аласы, видеоязмаларны тагын мең кат карап, кичəне сагынасы, нəтиҗəлəрне көтəсе генə кала.