«Студентлар язы»

16 нчы мартта Уникс концертлар залында “Студентлар язы-2016” фестиваленең чираттагы сайлап алу көне булды. Үзләренең конкурс программаларын социаль-философия фәннәре һәм массакүләм коммуникациялар институты белән беррәттән Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты тәкъдим итте. Яшь талантлар елдан-ел үзләренең осталыклары белән жюрины шаккаттыралар һәм тамашачыларда соклану уяталар. Быел да институтлар сынатмадылар. Шыгрым тулы УНИКС залы кич буена гөрләп торды. Беренчеләрдән булып социаль-философия һәм массакүләм коммуникациялар институты чыгыш ясады. Чыгышлары ахыргача дәртле җыр-биюләр, СТЭМ һәм студент тормышындагы вакыйгалар сюжеты белән үрелеп барды. “Фруктоза”, “Мистерия” һәм “Виктория” бию коллективлары ялкынлы, дәртле биюләре белән тамашачы күңелендә калдылар. “Студентларга киңәшләр” видеоролигында социаль мәсьәләләр һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Баканов Роман Петровичның катнашуы тамашачылар өчен чын мәгънәсендә сюрприз булды. Ул студентларга киләсе сессияның якынлашуын һәм аны вакытында ябарга икәнлеген искәртте. Оригиналь жанрда чыгыш ясаган 3 егеткә, әгәр мөмкин булса “Тамашачы мәхәббәте” премиясе бирелер иде. Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты исә безне әйләндереп алган дөньяның мелодиясен, бу яшәештәге әйберләрнең ритмлыгын концерт дәвамында видеолар аша тамашачыга тоярга ярдәм иттеләр. Студентлар вокал һәм хореография өлкәсендә үзләренең профессиональ осталыклары белән әледән-әле шаккаттырдылар. Оригиналь жанр буларак “Между строк” командасы, “Art Works”, “Казаным” бию коллективларының чыгышлары концертны җанландырып кына калмыйча, аны тоярга мөмкинлек бирделәр. Катнашучылар белән тамашачылар һәм җан атучылар арасында булган музыкаль интерактив күпләрнең күңеленә хуш килде. Бу тормышта гап-гади әйберләрдән дә ритм ясап була икән, ләбаса. Бу институтның бер аермалы ягы бар: ул да булса халыклар мәдәниятына өстенлек бирүе. Шулай ук татар теленә дә зур урын бирелүен игътибар итмәскә мөмкин түгел. Милли бизәкләр белән бизәлгән күлмәкләр, курай, “Казаным” бию коллективының “Голос” проекты финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова башкаруындагы “Су буйлап” җырына биюе татар тамашачыларының күңелендә горурлык хисе уятты. “Ал Зәйнәбем” коллективы татар халкының “Ай былбылым” җырын, “Зарница” исә рус милләтенең “Невеста” җырын югары дәрәҗәдә акапель башкардылар. “Inside” заманча бию коллективы тарафыннан дәртле испан биюе, “Казаным”ның кытай халык биюләре бу институтның халыклар мәдәниятын югары бәяләвенә тагын бер кат инандырды. Концертны вокал җыр белән барлык артистлар катнашуында тәмамладылар. Зарипова Зәлинә КФУ студенты