Студентлар үзенә ничек акча эшли?

Студент вакытында, әлбәттә, укучыларга ата-анасы акча җибәрә Кытайда бу хәл бик авыр, ата-аналар балаларына күпләп акча җибәрә, аннары алар яман юлга кереп китеп, гаиләсен дә какшата ала.

Татарстанга килсәк, акчаны монда да җибәрәләр, әлбәттә, ләкин Кытайдагы ата-аналар кебек түгел, ә азрак.

Кытайда укучылар ничек акча эшли дигән мәсьәләгә килгәндә, анда эш тә күп, кеше дә күп, ләкин укучылар акчаны тизрәк эшли ала, чөнки алар яшь. Мәсәлән, фото модель булып эшли, аның эш хакы ким дигәндә бер көнгә 10 мең сум. Әгәр дә шул модельнең сурәте берәр бай кешегә ошаса аның бәхете бар дигән сүз. Мондый хәлләр монда да бардыр, әлбәттә.

Җыр-бию буенча таланты булса тагын да әйбәтрәк. Пекинда, Шанхайда укучылар артист та булып китә ала, чөнки анда кытайга охшамаган йөзләр бигрәк популяр, аннары аны ата-анасы түгел, ул үз гаиләсын дә акча белән тәмин итә ала.

Гади барларда җырчы булып та эшли ала, акчасы әйбәт. Ләкин анда яшәү өчен күп китә, тулай торакта яшәмәгәннәр аена ким дигәндә 200 мең сум акчасын квартира өчен бирә.

Ашап-эчү дә кыйммәт тора, шуңа күрә эш хакы югары, киенү дә арзанрак. Татарстанга килсәк, татарлар дип әйтер идем, чөнки мин монда татарлар белән күбрәк аралашам, алар шундый разый булып яшиләр, күпме алса да шуны үз юлына тәртибе белән сарыф итүне белә, алар да зарланадыр, бәлки, ләкин бер сүз дә әйтми. Иманы аларны шөкер иттерә, дип уйлыйм мин. Кайберләре газетада эшли, кайберләре мәктәптә укытучы, кайберләре бизнес буенча йөри.

Минем яңа күршем Үзбәкстаннан килгән рус егете – кафеда эшли. Ул көн саен төнлә генә кайта, дәрескә дә йөрми. Бик арганлыгы сизелә.

Укучыларның акча эшләве дөрес түгел, әлбәттә, аларның мәҗбүрияте – уку, ә акча эшләү түгел. Шул акча эшләү аркасында, үз укуыңа проблема китерергә мөмкин бит!

Надир ФАТИХ. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.