Студентларга академик ял алу гадиләштерелергә мөмкин

Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы студентларга академик ял алу процедурасын гадиләштерергә тәкъдим итә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әгәр элек студенттан документлар белән деканатка шәхсән үзенең килүен таләп итсәләр, хәзер документларны ышанычлы зат белән, гадәти почта яки электрон почта аша җибәрергә тәкъдим ителә.

Югары уку йорты яки көллият студентларына, курсантларга, медицина буенча ординаторларга, гаиләлеләргә һәм башка шартлардагыларга академик ял ике елга кадәр вакытка бирелергә мөмкин. Академик ялны чикләнмәгән санда алырга рөхсәт ителә.

“Татар-информ” МА алынды

Фото: https://www.cherlock.ru/articles/akademicheskii-otpysk-po-beremennosti

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Этот сайт использует Akismet для борьбы со спамом. Узнайте как обрабатываются ваши данные комментариев.