Студентларга нинди ташламалар бар?

Уку, сессия… Кайчакта студент тормышы квтлаулы тоела. Кайчакта кинога, театрга барасы килә. Ә акча аз калган. Эшләмәгән студент өчен аны ашауга, транспортка җиткерәсе бар. Бүген сүз кинотатрларда һәм театрларда студентларга булган ташламалар турында. 

1) Галиәсгар Камал исемендәге татар Дәүләт Академия театры көндезге бүлек студентлары өчен чәршәмбе көннәрендә үтә торган спектакльләргә 50% ташлама ясый.

2) Кинотеатрларга килсәк “Родина” кинотеатры һәр дүшәмбе студентларга — 25%, “Синема 5 Казань” — 30% ташлама ясый. “Мир” кинотеатрында студент билеты белән үзегез теләгән фильмны 150 сумга, “Киномакс Южный”да 140 сумга, “Корстон”да 2D форматында 120 сум, 3D форматында 150 сум, “Киномакс Тандем”да 130 сумга, “Магия Кино” 2D форматында 100 сумга, 3D форматында 150 сумга билет сатып алып була.

3) Уку елы дәвамында студент Россия чикләрендә ерак араларга йөрүче поездга югары киштәгә ташламалы билет сатып ала ала. Кагыйдә югары уку йортларының көндезге бүлек студентлары, шулай ук башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары өчен Россия гражданины булган очракта гамәлдә. Ташламага ия булу өчен бары тик студент билетын күрсәтү кирәк.

РФ субъектында җирле хакимиятләр мондый законны кабул итсә,  шәһәр яны электричкаларына студентлар билетларны 1 сентябрьдән 15 июньгә кадәр 50% ташлама белән сатып ала алалар.

4) Югары уку йортларының барлык студентлары да, уку формасына карамастан, дәүләт музейларына һәм китапханәләренә бушлай бару хокукына ия. Хәер, күп кенә музейлар бу кагыйдәне бозалар, студентлар өчен «ташламалы» бәяләр билгели.

Гөлсинә ШИҺАПОВА әзерләде. КФУ журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Фото Google  картинки.