Студентларның мәгариф форумы башланды

Татарстанның Югары Ослан районында 19 августтка кадәр дәвам итәчәк Студентларның мәгариф форумы ачылды. Бу хакта Татарстанның Студентлар лигасы хәбәр итә. 3UJW2SqTaWc

Республиканың барлык вузларыннан һәм урта һөнәри белем бирү йортларыннан булган меңләп форум делегаты студент яшьләр сәясәтен үстерүнең төп юнәлешләре буенча белем туплаячак.

Форум ачылышында рәсми делегатлар арасында Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, Югары Ослан районы хакимияте башлыгы Марат Зыятдинов, «Татарстан студентлар лигасы» президенты Элкин Искәндәров булды.

nTOUyaXvFBQ

Форум кысаларында 200ләп җиде төрдәге форматта белем бирү сессиясе уздырылачак. Уку программасыннан тыш форум делегатларын төрле спорт уеннары, фестивальләр, тамашалар һәм экскурсияләр дә көтә.