Студентларны «РеПост» фестивалендә катнашырга чакыралар

Студентлардан медиаэшләр кабул итү 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Казан федераль университеты студентлары «РеПост» Бөтенроссия студентлар медиаэшләре фестивалендә катнаша ала. Конкурс эшләре биш номинация буенча кабул ителә: видео-, радио-, фото-, online-журналистика һәм интерактив медиа.

Катнашу өчен гаризалар 31 октябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Фестивальдә катнашучыларга рәсми сайтта теркәлергә һәм иҗади эшләрен җибәрергә кирәк.

Финал 27 ноябрьдә узачак. Бу көнне онлайн-программа әзерләнә: лекцияләр, мастер-класслар һәм вебинарлар, шулай ук һәр номинация буенча җиңүчеләрне игълан итү булачак. Катнашучыларның иң яхшы эшләре фестиваль сайтында бастырылачак, дип хәбәр ителә.

Былтыр «РеПост»ка 10 эксперт җәлеп ителде, 14 мастер-класс үткәрелде. Конкурсның читтән торып уздырылган этабына илнең 181 уку йортыннан 1101 эш кабул ителде.

Фестивальне оештыручы — Санкт-Петербургның проф. М.А. Бонч-Бруевич исемендәге телекоммуникацияләр дәүләт университеты. Фестиваль Федераль элемтә агентлыгы һәм Бөтенроссия студентлар медиапорталы ярдәмендә уздырыла.

Автор: КФУ Медиакоммуникацияләр үзәге,  фото: Александр Кузнецов