Студентларның сорауларына Россия Фән һәм югары белем министры урынбасары җавап бирә

Бүген КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең шоу-румында И.М.Губкин исемендәге Россия нефть һәм газ Дәүләт университеты белән телекүпер оештырылды. Анда КФУдан тыш Краснодар Дәүләт университеты, Волгоград Дәүләт университеты, Тула Дәүләт университеты, Н.И.Лобачевский исемендәге Түбән Новгород Дәүләт университеты студентлары һәм мөгаллимнәре катнашты. 

Әйтергә кирәк, мондый чара ел саен уздырыла. Быел ул «Һәркем өчен яңа мөмкинлекләр» дип исемләнгән иде. Телекүпер кысаларында студентларның актуаль һәм үзләрен борчыган сорауларына Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры урынбасары Марина Боровская җавап бирде.  И.М.Губкин исемендәге Россия нефть һәм газ Дәүләт университеты ректоры Виктор Мартынов катнашында үткән чараны доцент Александр Зрелов алып барды. 

Казан федераль университеты студиясендә бу көнне Юридик факультет, Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе, Психология һәм белем бирү институты, икътисад юнәлешендә укучы студентлар җыелган иде. Чараны КФУ Белем бирү эшчәнлеге буенча проректор Дмитрий Таюрский ачып җибәрде.

Телекүпердә иң беренче булып Волгоград дәүләт университеты студентларын сәламләделәр. Алар Марина Боровскаяга үз сорауларын җиткерделәр. Сүз уңаеннан шунысын да әйтергә кирәк, һәр университет 3 сорау бирә алды. Волгоград студентлары министр урынбасарыннан өстәмә белем бирү үзәкләре турында сораштырдылар. Марина Боровская әйтүенчә, тиздән мондый үзәкләр һәр университетта, төбәктә ачылырга тиеш. Анда килеп һәркем үз күнекмәләрен, белемнәрен квалификациягә әйләндерә алачак. Төп таләп — университетлар төрле кешеләр, белемнәр өчен ачык структура булырга тиеш.

2004 елдан рейтинглар булдырыла. Бу һәркемгә яхшырак уку йортын сайлау мөмкинлеге бирде. Икенче сорауга җавап биреп, Марина Боровская алга таба ВУЗларны категорияләргә бүлү булмаячак диде.

Алга таба сүз Мәскәү студентларына бирелде. Алар Марина Боровскаядан эшкә урнашу, хезмәт базарындагы вәзгыять белән бәйле сорау юлладылар. Спикер бу сорауның актуаль һәм кирәкле булуын билгеләп үтте һәм россия вузларын бәяләгәндә 3 критерий кулланылганлыгын әйтте. Беренчедән, кабул ителә торган абитуриентларның сыйфаты, икенчедән, белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсе. Бу уңайдан россия вузларын тәмамлаучы студентларның 72% эшкә урнаша дигән статистика бар. Өченчедән, вузларга аккредитация үткәргәндә нәкъ менә эшкә урнашкан студентларның саны исәпкә алына. 50% рейтинг базасы шушы критерийга нигезләнеп төзелә икән.

Студентлар министр урынбасарыннан заманча белгеч формуласын да сорадылар. марина Боровская беренче белем буларак табигыять һәм техник фәннәрне үзләштерү, икенчедән, магистратура программалары итеп гуманитар фәннәрне сайлау һәм өченчедән, бирничә тел белүне атады.

Тула Дәүләт университеты студентлары министр урынбасарыннан аспирантура һәм доктарантура турында сорау бирделәр. Марина Боровская әйтүенчә, 2024 елга кадәр университетларга һәм тикшеренү-эзләнү үзәкләренә 30 меңгә якын яшь белгеч килергә тиеш. Ул шулай ук доктарантурада бюджт урыннары каралмавын әйтте, ә аспирантурага кабул ителүдә үзгәрешләр көтелми, бары тик төп таләп — кандидатлык диссертациясен яклау булды.

Ниһаять чират Казан федераль университеты телестудиясенә дә килеп җитте. Катнашучыларны КФУ белем бирү эшчәнлеге буенча проректор Д.Таюрский сәламләде. Сорауларны Юридик факультет студентлары ирештерделәр. Алар  Марина Боровскаядан ни өчен юриспруденция юнәлешендә бюджет урыннары кыскартылуы турында кызыксындылар. Спикер әйтүенчә, вузларга бюджет урыннары конкурс нәтиҗәсендә бүлеп бирелә. Бу катлаулы процесста үзәктән тыш төбәкләр дә актив катнаша, хезмәт базарындагы вәзгыять тә исәпкә алына. Министр урынбасары әйтүенчә, 2020 елда Россия буенча 509 мең бюджет урыны конкурска чыгарылган. Шуның 390 меңе — бакалаврларга карый. Бу хезмәт базарындагы 57% ихтияҗны каплый ала. 160 меңгә якын бюджет урыны магистрлар, ординатурада укырга теләүчеләр өчен калдырылган. Марина Боровская ихтыяҗ булган белгечлекләр арасында айти, инженерлык, табигыять фәннәрен үзләштерүчеләрне атады. Әлеге сорауны шәрехләп Дмитрий Таюрский Марина Боровская белән килешмәвен әйтте. Ул университетлар бүгенге хезмәт базарына түгел, ә киләчәк хезмәт базарын формалаштырырга тиеш дип саный.

Икенче сорау университетны тәмамлаганнан соң эшкә урнашуга бәйле иде. «Әле генә университетны тәмамлаучы кешегә эш тәҗрибәсен каян алырга?», — дип сорый студентлар. Марина Боровская әйтүенчә, үзеңне профессиядә тоярга кирәк. Шулай ук уку вакытында ук производство практикасы үтү дә мөһим. Бу мәсьәләдә Дәүләт Думасында яңа закон проекты әзерләнеп ятканын белдерде. Дмитрий Таюрский әйтүенчә, эшкә урнашканда эш тәҗрибәсе түгел, эш стажы булу сорала. Бу актуаль мәсьәлә алга таба уңай чишелер дигән өметен җиткерде. Ни кызганыч, бүген эш бирүчеләр, әле 50-60 ел яшәп килгән белгечлек системасыннан чыга алмыйлар. Бакалавр һәм магистратура дәрәҗәсен аңламаган җитәкчеләр күп әле диде Д.Таюрский.