Студентларның яраткан урыны?.

Тиздән яңа ел да җитә. Казаныбыз әкияттәй бизәлгән һәм һәр кешегә бәйрәм якынлашып килүе турында хәбәр итә. Берсеннән-берсе матур чыршы бәйрәмнәрендә, паркларда көн дә яңа чаралар, урамда балалар белән фотога төшүче Кыш Бабайлар һәм биналарга, тәрәзәләргә эленгән үремнәр(гирлянда)… Казанда яшәүче яшьләрнең дә, бала-чаганың да иң яраткан урынын беләсезме? Ул — Кремль янындагы ныгытылган яр буе. Анда «Сказочный городок» та, тимераякта шуу өчен боз да бар. Ел саен анда сезон ачылуын шәһәребезнең халкы көтеп ала. Ул үзенә күрә бәйрәм дә, якынлашып килүче яңа ел билгесе дә. Бу елны тимераякта шуу өчен бозны ачу тантанасы 23 декабрьда узды. Бәйрәмгә махсус кунак та чакырылды — «Ак барс» хоккей клубы уенчысы Станислав Галиев. Беренче булып бозда ул тормыш иптәше Ольга белән шуып карады. Бу кичне кунаклар гына түгел, төрле персонажлар булып киенгән артистлар, тимераякта шуучы чыгышы да бизәде. Кышның суык киченә карамастан, халык вакытны бик күңелле  үткәрде: кемдер фотога төште, әлбәттә, тимераякта шуды, ә кемдер  хоккейчы белән дә аралашырга өлгерде.