Студентның бурычы – уку. Ә диплом алгач?..

Дөньяда барган вакыйгалар безне “Соңгы кыңгырау”ны, ни кызганыч, дистанцион рәвештә үткәрергә мәҗбүр итә. Мәктәп тә, югары уку йортлары да карантинга ябык. Әмма әлеге вәзгыять чыгарылыш курс студентларына әллә ни йогынты ясамас, чөнки, ни генә булмасын, бу безнең өстәге бурычны төшерми. Алдагы тормыш турында уйларга, эш урынын кайгыртырга кирәк.

Инстаграм социаль челтәрендә чираттагы күзәтүне ясап утырганда, чыгарылыш курс студентының язмасына тап булдым. Икътисад белгечлегеннән менә-менә кызыл диплом алачак студент, әлеге һөнәрнең гомумән күңеленә хуш килмәгәнен һәм алга таба кайда эшләячәген белмәгәнен язган иде. Күңеле иҗатка, сәхнәгә тартканын да өстәп куйган. Ә бит меңәрләгән кызлар-егетләр әлеге студент хәлендә. Чарасызлыктан сайланган уку йорты яки тора-бара барлыкка килгән башка кызыксынулар – моның сәбәпчесе булырга мөмкин. Белгечлеге буенча эшләмәгән кешеләрнең саны шуннан арта да инде. Әйтергә кирәк, бүген бу – иң актуаль проблемаларның берсе. Күпләр яратмаган эшенә үз-үзләрен мәҗбүриләп бара. Хәтта хезмәт хакы 4-5 тапкырга артса да, кешенең тойгылары, психологиясе үзгәрмиячәк. Шактый кеше хезмәт хакы яхшы булган урынга караганда, ул азрак булган яраткан эш урынын сайлау яклы. Аннан соң, яратмаган эш никадәр җиңел булмасын, күңелгә хуш килмәү сәбәпле, авыр булачак.

2019 елгы статистика мәгълүматларына караганда, югары белем алган кешеләрнең 40%тан артыгы белгечлеге буенча эшләми. Шул ук вакытта һәр өченче респондент үзенең югары белеменнән өлешчә генә канәгать, аларның күбесе топ-менеджерлар (62%), ә югары уку йортларында алган белемнәре белән иң аз канәгать булганнар сәнгать һәм массмедиа вәкилләре (30%) һәм туристик өлкә хезмәткәрләре (32%) икән.

Студентларның үз юлларын таба алмавы еш кына стресс, депрессиягә дә китерә. Бу вакытта нишләргә? Әлеге сорау белән психолог Гөлназ Мирхәлиловага мөрәҗәгать иттек.

– Проблеманың чишелеше аның нидән килеп чыкканын аңлаудан башлана. Әгәр студент стресс кичерә һәм моның үз белгечлеген ошатмавы, алдагы тормышына максаты булмавы белән аңлата икән, бу проблеманың чишелешенә ярдәм итә. Беренче чиратта үз-үзегезгә: “Миңа нәрсә ошый?”, – дигән сорау биреп карагыз. Әлеге сорауга җавап таба алмаган очракта моны тәрбиягә бәйләргә кирәк. Димәк, кечкенә вакытта сезгә үзегез теләгәнне эшләргә, мөстәкыйль карар кабул итәргә ирек бирмәгәннәр. Әгәр бу сорауга канәгатьләндерерлек җавап таба алмасагыз, икенче бер күнегү бар. Кәгазь бите алып, беренче уегызга килгән, үзегез белгән һөнәрләрне язып чыгыгыз. Аннан соң һәркайсына аерым тукталып: “Мин монда эшли алыр идемме?” – дип анализлагыз. Алган белгечлегегез буенча эшләп караганыгыз булмаса, үзегезне сынап карау да комачау итмәс. Бәлки, практикада һөнәрегез ошап та китәр. Шуңа да карамастан, һәр кеше белән индивидуаль эшләргә кирәк. Әлеге проблемадан чыгу юлын тапмасагыз, психологка мөрәҗәгать итегез.

Кешенең үз профессиясен яратмавы тышкы факторлардан гына түгел, күбесенчә эчке факторлардан да гыйбарәт. Беренче чиратта бу максатның дөрес куелмаганлыгы яки аның, гомумән, булмавы белән бәйле. Икенчедән, кызыксынуларның күп булуы. Студент елларында, төрле чараларда катнашканда, ул кызыксынулар арасында төгәл берне сайлауның артык кирәге юк иде, чөнки барысын бергә алып барасың. Ә менә яңа тормыш этабына басканда аерым юнәлешне билгеләү мөһим. Белгечләр мондый очракта үзеңне барлык кызыксындырган өлкәдә дә сынап карарга киңәш итә. Ләкин барысында үзеңне сыный бшласаң вакыт дигәннәрнең бик тиз генә үтеп китүе дә бар. Танылган психолог Мэг Джей үзенең “Мөһим еллар” хезмәтендә 20-30 яшь аралыгында кеше шәхес булып формалашырга, үз кыйбласын, эшен табарга тиеш дип язган. Әлеге еллар аралыгында сайланган дөрес юл, сезнең калган тормышны билгели. Юкса, ярык тагарак янында калу ихтималы да бар.

Студентлар белгечлекне сайлаганда теләктән тыш тагын нәрсәгә игътибар итәләр соң?

– Әти-әнинең химия һәм биология укытучылары булуы медицина өлкәсен сайлавыма этәргеч булгандыр. Студент вакытта ук, берничә юнәлеш буенча матурлык өлкәсеннән курсларда укдым. Хәзер бар кеше дә төрле курсларда укый, даими керем чыганагы буларак өйдән дә чыкмйча эшләү мөмкинлеге тудыра. Минем өчен бу – акча эшләү генә түгел, яраткан хобби да. Киләчәктә төп эш белән, хоббины бергә алып барырга уйлыйм. Минемчә, белгечлекне яратмасаң да, һәр кеше мөмкинлеге булса, югары белем алырга тиеш, – дип уртаклашты Казан Дәүләт медицина университеты студенты Ильмира Сәгыйтова.

– Эшче профессияләрне хезмәт урыннары белән һәрвакыт тәэмин итәләр дип уйлыйм. Минем өчен заводка кереп эшләүнең начарлыгы юк. Эшче көчләр һәрвакыт кирәк. Хыяллар белән генә яшәп булмый, чынбарлыкка да төшәргә, алдагы тормышың хакында да уйлау зарур, – ди Казан химия технология университеты студенты Чулпан Габдрахманова.

Кеше күңеле – карурман. Анда ниләр барлыгын белеп бетереп булмый. Кешенең үз юлын таба алмау проблемасы, ни кызганыч, студентларда гына түгел. Шактый вакыт ниндидер эштә эшләгәннән соң, урта яшьтәге кеше дә яратмаган урынында икәнлеген аңларга мөмкин. Ахыргы сүз итеп психологтан практикада иң еш кулланылучы нәтиҗәле янә бер күнегүне тәкъдим итәбез. “Минем искиткеч көнем” – студентлар өчен генә түгел, теләсә кемгә файдалы булыр. Моның өчен тыныч урында үзең генә калып, медитация ясарга кирәк. Салмак көй астында күзләрне йомып, чит уйлардан арыныгыз. Аннан соң үзегезнең идеаль көнне иртәдән кичкә кадәр кичерегез. Ашыкмагыз, һәр детальне күз алдыннан үткәрегез. Иртән торгач нишлисез? Ә кичен? Иң мөһиме, кайда эшлисез? Фантазияне эшкә җигергә курыкмагыз. Бу сезнең көн! Бу сезнең тормыш!

Алинә Юнысова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.