Сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә хәйрия спектакле

5 майда, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен хәйрия спектакле күрсәтелде. Спектакльгә Казан шәһәреннән, шулай ук Татарстанның Арча, Питрәч, Балтач, Лаеш һәм башка районнарыннан 300ләп кеше чакырылган иде. Бу юлы тинчуринлылар ветераннар игътибарына Шамил Фәрхетдинов әсәре буенча куелган “Эх, алмагачлары!” комедиясен тәкъдим итте. Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин. Спектакльнең премьерасы  2015 елның 5 маенда булды.

Спектакль турында:

Алмагач иле авылы халкы зур түземсезлек белән Президент килүен көтә! Чөнки аларга яңа клуб ачылу тантанасына һичшиксез үзе киләчәк дип вәгъдә иткәннәр. Бу вакыйга берәүне дә битараф калдырмый. Шунлыктан барлык авыл халкы шау-гөр килеп бәйрәмгә әзерләнә. Көн-төн репетиция ясыйлар, биюләр кабатлыйлар, өч телдә җыр өйрәнәләр, хәтта авылның үз фокусчысы да табыла. Тик, менә бәла… әлеге тантаналы чарада кем беренче булып чыгыш ясар? Ветераннармы, авыл яшьләре яки көтелмәгән шәһәр җырчыларымы? Мондый бәхет кемгә  тәтер? Бу иҗади бәхәстә кем җиңәр, яңа клуб ачылышына Президент килерме-юкмы – боларның барысын да “Эх, алмагачлары!” музыкаль комедиясен караганнан соң белергә мөмкин. Спектакль халыкчан юмор, биюләр, таныш җырлар белән сугарылган.

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры матбугат хезмәте

Тел.:(843) 236-53-43, Моб.: 89274565023