Суыта…

Казанга суык көннәр килә. Төнге температура – 20 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Фаразлар буенча, бу атнаның җомгасыннан бик суык булачак. Бу хакта Казан Федераль университетының метеорология кафедрасы мөдире сөйләде.

Күптән түгел генә һава торышы җылы булганга күрә, киләсе көннәр бик суык тоелырга мөмкин дип белдерде кафедра мөдире.

13 һәм 14 гыйнвар көннәрендә төнге температура – 20 градуска кадәр җитәчәк.

Көндезге иң салкын һава торышы шимбә көненә туры киләчәк.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *