Свидание этикеты: ничек исәнләшергә, нәрсә турында сөйләшергә һәм үбәргә рөхсәт итәргәме?

Сессия беткәч, каникуллар башлангач, рәхәтләнеп свиданиега да йөреп була (әлбәттә маска һәм перчаткалар киеп!).

Менә утырасың син кино карап яисә китап укып һәм анда яшьләр кичке уенга чыгалар, кызлар яулык почмагы белән битләрен каплыйлар, егетләр кыю булсалар да, кызларга тимиләр һәм кыерсытмыйлар…

Ә син спорт киеменнән чипсы ашап, рэп тыңлап утырасың. Һәм шул вакытка сиңа егеттән хат килә: “Слм, нишли? Әя урамга!”. Ә син моңсу гына сулап куясың да, экрандагы Мәйсәрәне шәлгә төреп кочкан Булатка карыйсың.

Бернишләп тә булмый, вакыт уза, заманнар үзгәрә һәм без бүген үткәннәргә караганда күпне рөхсәт итә алабыз. Уйлап кына кара, ул чулпылар, чүәкләр белән ничек җайсыз булганын. Әле бит элек егет белән 5 минуттан артык сөйләшеп тору оят булып саналган! Күзалдына китерергә дә куркыныч! Шуңа күрә, прогресска сөеник.

Әйдә әле уйлап карыйк, бүгенге көндә этикет кагыйдәләре калганмы һәм беренче очрашуда үзеңне ничек тотарга?

Соңга калырга ярыймы?

Беренче очрашуга килгәндә соңга калырга ярамый, син пунктуаль булырга тиеш. Ләкин тормышта төрлесе була: колготки ертыла, әбине юл аркылы чыгарырга туры килә, телефон сүнә. Нишләргә?

· Этикет буенча сиңа 5 минуттан артыкка соңга калырга ярамый;

· 15 минуттан күбрәк тоткарлансаң, хәбәр итәргә кирәк;

· Әгәр дә планнар бөтенләй бозылды икән, шалтыратып гафу үтенергә онытма.

Ничек исәнләшергә?

Монда берничә вариант бар: баш иеп, яисә кул сузып сәлам/ хәерле көн/кич дип әйтергә була. Онытма, иң мөһиме – елмаю. Кочаклашып, биттән үбүләрне дусларыңа калдыр, әле генә танышкан кеше моны дөрес аңламаска мөмкин.

SmallTalk: нишләргә һәм нәрсә турында сөйләшергә?

Ә син кыска әңгәмәләрнең зур сәнгать икәнен белә идеңме? Без дә моның белән килешми кала алмыйбыз. Чит кешеләр белән сүз башлау бик читен, ышанмыйсыңмы? Күз алдыңа китер: менә син дус егетең белән аның иптәшләре янына киләсең һәм егетең чыгып торган арада, сиңа нидер турында сөйләшергә кирәк. Ә алар сиңа карап торалар, бәя бирәләр, бррр. Нәрсә дип сүз башларга? Менә монда кирәк тә инде small talk сәләте. Әле бит беренче очрашуда куллар тирли, иреннәр дерелди, фикерләр чуала, сүзләр бутала.

Шулай итеп, нәрсә дип сөйләшә башларга? Беренче чиратта башыңа шуны киртләп куй: беренче очрашуда авырулар, акча, политика, дин, шәхси тормыш турында һәм, әлбәттә, гайбәт сөйләшергә ЯРАМЫЙ. Болар барысы да аңлашынмаучанлыклар китереп чыгарырга, негатив хисләр уятырга мөмкин. Берәр нейтраль тема сайларга тырыш: көлмә, ләкин баналь һава торышы турында сөйләшү менә дигән тема була ала. “Явып карый бүген, иртәнге йөгерүемне калдырдым шул сәбәпле” кебегрәк сүзләр әйтсәң яхшы булыр. Яхшы башлам, үзеңнең хоббиең турында сүз кату да сиңа ышанычлык бирер, сөйләшергә тагын бер тема барлыкка килә. Әңгәмә вакытында күбрәк тыңларга тырыш, әңгәмәдәшеңә сораулар бир, ләкин сорауларың тулы, тирән булсын, ә әңгәмәдәшең белән әйе/юк уенын уйнап утырма. Ләкин сүзсез дә утырма, әңгәмәдә ике кеше дә катнашырга тиеш, яңа танышыңның нинди темада күзләре яна башлавын тоярга тырыш.

Әз генә смартфоннар турында

Кич буе телефонга текләеп утыру – иң зур әдәпсезлек! Синең тизрәк инстаграмдагы лентаны яңартасың килүен аңлыйбыз. Әңгәмәдәшеңә телефоннан нидер күрсәтү нормаль күренеш, ләкин бу хәл 1-2 тапкырдан артырга тиеш түгел. Шундый кызыклы уен да бар: очрашуда телефоннарны аерым алып куялар һәм түзә алмыйча, телефонга үрелгән кеше кафеда түли, уенның шартын үзгәртергә дә була.

Беренче үбешү: булырга тиешме, тиеш түгелме?

Очрашу бик яхшы узды, әңгәмәдәшең кызыклы, акыллы кеше булып чыкты. Менә сезнең аерылыр вакытыгыз җитте. Сез инде кулга-кул тотынышкансыз һә-ә-ә-м бу вакытта синең башыңда фикерләр әпипәгә бии һәм синең “Вакытны туктатыгыз, мин нишләргә белмииииим!” дип кычкырасың килә.

Велосипед уйлап табып тормыйбыз, бу хәлдә синең ике чараң гына бар: ризалашырга, яисә битеңне куеп, әңгәмәдәшеңә күз кысып берни дә булмады дигәндәй хушлашу. Барысы да синең теләкләреңнән тора. Әгәр дә ул сине сихерләсә, нишләп юк? Хәлләр агымын ашыктырасың килмәсә, битеннән үбеп алырга мөмкин. Туры әйтсәң дә куркыныч түгел, мин әзер түгел диюнең ояты юк. Адекват кеше моны тыныч кабул итәргә тиеш.

Берничә лайфхак:

· Егетләр кызларга ишек ачарга тиеш, шуңа күрә, кызлар, поездан алда чапмагыз. Ә әгәр дә егет бу кагыйдәне онытып калдырса, чыраеңны сытып, ишек ачканны көтеп торма, һәрбер кешенең хатага хакы бар;

· Таксида кызлар беркайчан да алга утырмый, гел арткы урында һәм машина йөртүченең йөзе күренә торган итеп утырырга кирәк. Машинада бергә кайткан очракта, икегез дә артта утырырга тиеш;

· Комплиментларга дөрес реакция бир, елмаеп рәхмәтеңне әйт. Күзләеңне зурайтып, ул мине тикшереп утыра икән, битемдәге бетчәләремне күрмәсә ярый икән дип, юк-бар турында уйлый башламагыз.

Без беренче очрашудагы берничә төп кагыйдәләрне атап киттек. Ләкин иң мөһиме – үзең булып кал, шул вакытта гына син очрашуда үзеңне тыныч тота алачаксың.

Айсылу Хафизова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Фото: knigge.ru