Сыйфатлы слайд ясау өчен 5 кагыйдә

  1. Слайдны артык текст белән тулыландырмагыз.

Бу кагыйдәне беренче курс студентлары бик еш боза. Слайдка тапкан барлык мәгълүматны кыска форматта яки мөһим тезисларны гына кертегез. Беренчедән, зур текст, киресенчә, тыңлаучыны укырга мәҗбүр итә, ә тыңларга түгел. Икенчедән, мондый слайдларда хатаны табу күпкә җиңелрәк.

2. Презентациядән шоу ясамагыз.

Сезнең презентациягез  бер слайдтан икенче слайдка күчәр өчен төрле анимацияләр, гифкалар, артык фотосурәтләр өчен түгел.  Тыңлаучыларның игътибарын урынлы булмаган элементларга юнәлтергә кирәкми.

3. Чыганакларга сылтамалар урнаштырыгыз.

Элек бу алай ук мөһим түгел иде, әмма хәзерге вакытта плагиат турында кагыйдәләр күпкә катгый.  Әгәр сез Википедия сайтыннан берәр мәгълүмат белән файдалансагыз, слайд астына сылтама урнаштырыгыз. Шулай итеп, сез авторлык хокуклары белән мөмкин булган проблемалардан котылырга гына түгел, ә үз һөнәри осталыгыгызны да күрсәтерсез.

4. Иллюстрация өчен бердәм стиль  кулланыгыз.

Бу бик катгый кагыйдә, өлкән курс студентлары сезгә бер-берсе белән тәңгәлләшүче сурәтләр кулланырга киңәш бирәчәк. Бу махсус функцияләр чыгыш презентаицясен тәртипкә салыр.

5. Слайдлардан  укымагыз.

Бу кагыйдә чыгыш ясаучылар өчен  бик мөһим. Чыгышыгыз уңышлы булсын өчен  сез нинди анализ һәм күпме күләмдә мәгълүмат өйрәнгәнегезне күрсәтергә тиеш.

Уңышлар сезгә!

Альберт ГАТАУЛЛИН әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникаһияләр югары мәктәбе магистры.

Фото tilda.education.ru сайтыннан.