“Әтәч менгән читәнгә” спектакле турында бер фикер

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында премьера булган саен, күңел белән ниндидер заманча масштаблылык, көтелмәгән чишелешләр, режиссер фантазиясенең чиксезлеген раслаган яңалыклар, фәлсәфи эзләнүләр күрергә өметләнәсең. Хәтта, әйтергә кирәк, шуннан башкага тамашачы күңеле риза да түгел.

Татарстанның халык язучысы, милли сүз сәнгатендә кабатланмас үзенчәлекле язу стиле булган Аяз Гыйләҗевнең “Әтәч менгән читәнгә” повестен сәхнәләштерүгә алынулары да театр сөючеләр, татар әдәби даирәсе өчен олы бер бүләк буларак кабул ителде. Бер яктан, бу олуг әдибебезнең якты истәлеген зурлаган бер адым булса, икенчедән, тамашачы берничә еллык тәнәфестән соң театр сәхнәсенә кире кайткан Рамил Төхфәтуллинны күрергә зарыккан иде инде. Аның тормыш иптәше Илсөя Төхфәтуллина белән икесе уйнаган спектакльләрдә искиткеч моңлы, тирән мәгънәле җырлар әле хәтердә яхшы сакланганга күрә, бу спектакльдә дә бу гүзәл парның моңлы тавышын ишетү өмете зур иде. Һәм тамашачы теләгенә иреште дә. Һәм ничек кенә итеп әле! Спектакль дәвамында вакыйгалар җырлар белән үрелеп бара. Бу җырлар яшәү мәгънәсе, заман, чор турында, кешелек дөньясын яшәткән максатлар хакында. Күбесе бер-берсен искиткеч гармонияле итеп тулыландырган хор рәвешендә эшләнгән әлеге җырлар һич тә классик стильдә түгел, режиссерның иҗади карашы чикләрне белми: без монда блюз да, джаз элементлары да, кыскасы, һәртөрле тамашачы зәвыгын канәгатьләндерерлек җырлар ишетәбез.

Гомумән, спектакль классик кысаларга гына сыеша алмый. “Әтәч менгән читәнгә” повесте белән моңа кадәр таныш булган тамашачы әсәрнең вакыйгаларга байлыгын бик яхшы хәтерли һәм “Моны режиссер ничек итеп спектакльгә әйләндерер икән?” дигән сорау һәркемне кызыксындыргандыр. Мөгаен, нәкъ менә драма әсәренә хас төгәл структурага бәйле булмау, иҗади ирек мөмкинлекләренең киңлеге спектакльнең яңача, заманча эшләнгән булуына китерегәндер дә, мөгаен. Монда без традицион диалог – вакыйга геройлары аралашуын күрмибез, алар спектакльдә аз урын алып тора. Төп диалог – геройлар белән тамашачы арасында, һәм ул форма ягыннан бик кызыклы тәкъдим ителә: һәр образ тамашачы каршына басып, үзе турында өченче зат исеменнән сөйли, бу алым әсәргә психологик анализ элементлары өсти, тамашачының игътибарын җәлеп итә, уйландыра. Җырлар аша алып барылган диалог та һичкемнең күңелен битараф калдырмый.

Уен-көлкеле, шаккаттыргыч декорацияләргә бай (сәхнәне әледән-әле иңләп әйләнгән мотоцикл, велосипед, “машина”лар үзләре генә ни тора!) тамаша буларак уйланылган бу спектакльнең тышкы җиңеллеге артында олы эчтәлек яшеренгән. “Без дөрес яшибезме?” дигән сорау куя ул тамашачы каршына. Мәдәни герой архетибы сыман тәкъдим ителгән Хәйретдин агай образының азсанлы репликаларында чагылган фәлсәфи уйланулар яшәү мәгънәсе хакында гамьнәргә бирелергә этәрә.

Гомумән, спектакль моңарчы тиңе булмаган гаҗәеп синтез рәвешендә эшләнгән. Камаллылар хезмәтенә “Афәрин!” диясе һәм шушы югарылыкны югалтмауларын телисе генә кала.

Ләлә Закирова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.