Тәмле ашап, әйбәт укып яшә!

Студент тормышы шундыйрак инде: укырга да, йокларга да, кайвакыт хәтта ашарга да вакыт җитми. Тәүлекнең егерме дүрт сәгате кайда гына китәдер…

Студентлар өчен белем алу, уку йортында утыру авыр дип уйлыйсызмы? Ялгышасыз! Укудан кайткач ашарга пешерү – иң авыры менә шул. Ашказаны бит синең көне буе белем туплаганыңны белми, икенче дәрестән соң ук улый башлый. Ә нишләргә соң? Диета торыргамы? Су гына эчеп торыргамы? Юк, билгеле! Яхшы уку өчен туклану да бик мөһим. Ә ризыгыгыз тәмле генә түгел, тиз дә пешсен дисәгез, менә сезгә берничә киңәш:

  1. Йомырка җайлы гына әрчелсен дисәгез кайната торган суга лимон согын һәм азрак сода салыгыз.
  2. Пилмәннәрне бик яратасыз, ләкин каты камырын ошатмыйсыз икән, бу киңәш сезнең өчен. Кайнап торган пилмәннәргә сап-салкын су салыгыз.
  3. Уку йортыннан кайткач тәмлүшкә пешермәкче идегез, ә йомырка юкмы? Борчыларгы кирәкми, йомырканы ярты банан алмаштыра ала. Суыткычта банан булса — дус ишләрегезне чакырып “пати” да оештыра аласыз әле.
  4. Тәмле итеп сарымсаклар кушып тавык кыздырырга яратасызмы? Мин дә! Ә менә сарымсак чистартырга яратмыйм. Катлаулы, озак эш. Ләкин моның да серен таптым: сарымсакны микродулкынлы мичтә 15 секунд иң югары кызулыкта тотыгыз. Сарымсак үзеннән үзе эрчеләчәк.
  5. Кайсы гына студент паралар арасында капкалап алмый икән. Кемдер күршедәге “Маринад”ка чаба, кемдер “Түбәтәй” өлеше белән сыйлана. Ә күп кызлар диетада – алма кимерәләр. Ә мин болгар борычы яратам. Сез дә яратасыз икән, менә киңәш: борыч алыр алдыннан аның бүлемтекләренә игътибар итегез. 3 бүлемтеклеләрен чи килеш ашасаң да була, алары баллырак. Ә 4 бүлемтеклеләре тыгызрак, әчкелтем тәмле булырга мөмкин. Андыйларын ашарга пешергәндә куллансагыз яхшы.
  6. Ашарга пешергәндә сугансыз булмый инде. Ничек кенә еласак та, зарлансак та суганны үзебезгә турыйсы. Еламыйм дисәгез, турар алдыннан әче яшелчәне 15 минутка суыткычка тыгып торыгыз.
  7. Ә бу киңәш тәмлетамакларга! Куе йогурттан тәмлүшкәләр ясыйбыз. Йогуртны кондитер шприцына, яки гади салафан пакетка тутырыгыз. Пергаментлы кәгазенә кечкенә тамчылар ясагыз. Һәм бер сәгатькә суыткычка озатыгыз.

Уку уку белән, ләкин тәмле ашарга да онытмагыз!

Лиана Мәрданова