Иртәгә, 5 нче августта, 22:00 сәгатьтә Казанның Беренче май мәйданыннан «Төнге велофест» старт ала.
Үзең белән нәрсәләр алырга кирәк?
— Велик! Ансыз нинди велофест булсын ди инде?!
-Колакчыннар. Экскурсия дәвамында музыка тыңлап ләззәтләнү өчен!)
-Шлем. Иминлек турында онытмагыз!
— Яңгырдан саклану чарасы. Җәйнең кәефен белеп булмый.
Гомуми җыелу вакыты — 20:00 сәгатьтә.
Барлыгы 6 тукталыш булачак.
№1: Ирек мәйданы, Казан театрлары һәм аларның меценатлары (Ирек мәйданы, 2)
№2: Иске Казан аэродромы (Патрис Лумумбы урамы, 47А)
№3: Совет районының кызыклы топонимнары: Клыки, Дальний бистәләре, Танкодром, Куба, Матур, Нурсолтан Назарбаев урамнары (Карбышев, 50)
№4: Архирей дачасының сере (Оренбург тракты, 48)
№5: Һади Такташ урамындагы зообакчасы һәм меценатлар дачалары (Һади Такташ, 119)
№6: Купец Яков Шамов һәм аның хастаханәсе (Роща Фрунзе, Зеленая, 2 урамы)
Финиш — Беренче май мәйданында.