«Төнге велофест»ка үзең белән нәрсә алырга?

Иртәгә, 5 нче августта, 22:00 сәгатьтә Казанның Беренче май мәйданыннан «Төнге велофест» старт ала. 

Үзең белән нәрсәләр алырга кирәк?

— Велик! Ансыз нинди велофест булсын ди инде?!

-Колакчыннар. Экскурсия дәвамында музыка тыңлап ләззәтләнү өчен!)

-Шлем. Иминлек турында онытмагыз!

— Яңгырдан саклану чарасы. Җәйнең кәефен белеп булмый.

Гомуми җыелу вакыты — 20:00 сәгатьтә.

Барлыгы 6 тукталыш булачак.

№1: Ирек мәйданы, Казан театрлары һәм аларның меценатлары (Ирек мәйданы, 2)

№2: Иске Казан аэродромы (Патрис Лумумбы урамы, 47А)

№3: Совет районының кызыклы топонимнары: Клыки, Дальний бистәләре, Танкодром, Куба, Матур, Нурсолтан Назарбаев урамнары (Карбышев, 50)

№4: Архирей дачасының сере (Оренбург тракты, 48)

№5: Һади Такташ урамындагы зообакчасы һәм меценатлар дачалары (Һади Такташ, 119)

№6: Купец Яков Шамов һәм аның хастаханәсе (Роща Фрунзе, Зеленая, 2 урамы)

Финиш — Беренче май мәйданында.