Тәнкыйтьле фикер йөртсәң, лаеклы журналист булырсың!

“Региональ телевидениедән Би-би-сига? Булмас! Максимум – федераль каналга!”… Кемдер мөмкинлекләрен барлаган арада, икенче берәү тота да эшләп куя. Икенче берәү дигәне – бүген Би-би-синың рус хезмәтендә уңышлы эшләүче Ольга Ившина. Бу атнада ул Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбендә атна саен уздырылучы мастер-класс кунагы булды.

Кыскача белешмә. dsc_9449Ольга Ившина КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр һәм сәясәт белеме институтын (хәзерге Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты) тәмамлаган. Соңрак КФУда ук фәлсәфә фәннәре буенча кандидатлык эшен яклаган. Безнең регион журналистикасында аеруча “Татарстан” ДТРКндә телекорреспондент буларак танылу алган. Би-би-синың бөтендөнья хезмәте һәм рус хезмәте корреспонденты.

Ольга Ившина студентлар белән “Халыкара ГМЧ корреспонденты эшчәнлегенең үзенчәлекләре” дигән темага әңгәмә корды. “Халыкара” дигәне аңлашыла – шул юнәлеш буенча белем алган бит, ә менә журналистикага ничек килеп эләкте икән ул?

Баксаң, гаиләдә бердәнбер бала булып үскән Ольга мондый карарга 9нчы сыйныфта ук килгән. Шулай да югары белемне ул чакта төплерәк, нигезлерәк өлкәдә алырга булган. Журналистика белән ул укудан тыш шөгыльләнгән, соңрак республика ГМЧда эшчәнлек башкарган. Халыкара мәйдан аны һәрчак кызыктырган, шуңа күрә ул күп тә уйламый, Би-би-синың рәсми сайтындагы игъланга җавап язган. Барлык әңгәмәләр, тестларны үтеп, имтихан биргән.

  • Һәр сынаудан соң “Монысында төгәл төшеп калам!” – дип уйлый идем. Ул шалтырату яңгыраган көнне мәңге онытмыйм. “Татарстан хәбәрләре”ндә эшләгән чагым иде. Шалтыраттылар да: “Казандагы эшләрегезне тәмамларга 2 атна бирәбез, аннан соң Мәскәүдә көтәбез”, — диделәр. Урынымда сикерепләр куйдым, — дип искә ала Ольга Ившина.

Халыкара корреспондент эшчәнлегенә килгәндә, ике тел белән генә түгел, ә ике төрле аудитория белән эш итү үзенчәлекләрен дә искә алды кунак. Әйтик, рус аудиториясенә Россия Федерациясе төзелеше турында аңлатма бирү кирәк тә түгел, ә инглиз телле аудиториягә, ягъни чит илләр өчен материал җиткергәндә андый моментларны һәрчак күз уңында тотарга кирәк дип белдерде ул. Өстәвенә, халыкара корреспондентка ике яктан да “эләгергә” мөмкин ди Ившина. Шуңа күрә нәкъ Би-би-сида һәрвакыт медальнең ике ягын да күрсәтергә омтылалар. Кунагыбыз редактор яки хакимияткә түгел, ә үз аудиторияңә ярарга тырышып эшләргә киңәш итте.

dsc_9438

“Әгәр вакыйгаларга Сезнең үз карашыгыз булса?” – дигән сорауга Ившина:

  • Би-би-си корреспонденты буларак минем үз карашым, фикерем юк. Ул бары минем шәхси тирә-юньдәге кешеләр өчен генә бар. Ә халыкка һәрвакыт ике яки берничә яклы, гадәттә каршылыклы фикерләрне җиткерәбез. Шул чакта гына ул мөмкин кадәр объектив була, — дип җавап кайтарды.

Студентларны иң кызыксындырган темаларның берсе – “кайнар нокталар” иде.

  • Би-би-сига килгәнче, иң “кайнар нокта” республикада минем өчен ул 2010нчы елгы Әгерҗе иде. (көлә) Чын мәгънәсендә дә шулай иде бит ул, чөнки ул вакытта анда кораллау складлары зурлап янды. Күләмлерәк вакыйгаларны алганда, Киевтагы Мәйданда, реформалар чорындагы Кырымда, Украинаның көньяк-көнчыгышында һәм Сирия-Төркия чигендә булырга туры килде, — дип белдерде Ольга Ившина.

Аның сүзләренә караганда, иң төп кыенлык – тиз арада юл таба алу. Чөнки гади яңалыклардан тыш, тагын да куркынычрагы – ашыгыч яңалыклар бар. Аларны әзерләгәндә ашау түгел, йоклау да түгел, хәтта тын алырга өлгереп булмый ди Ольга.

Әлбәттә, “кайнар нокталарга” барудан баш тартырга була, бу карьерага да зыян китерми. Әмма мастер-классыбызның төп герое куркуны да белми, хезмәтне ир-ат яки хатын-кызныкына да аермый. Экстремаль очракларда эшләүне ул ипи пешерү белән чагыштырды: “Пешекченең ир-ат яки хатын-кыз булуы мөһим түгел бит. Бары төрле “мичләр” белән эш итәргә туры килә – кайнарракларында тимер эчлекле “алъяпкыч” (бронежилетларны күз уңында тотып) кияргә кирәк”.

Ольга Ившина шулай ук физик яктан әзерлекнең дә кирәклеге турында искәртте. Аның булмавы – журналистның шәхси проблемасы, үзенә авыррак туры киләчәк ди ул.

dsc_9450

Студентлар ашыгыч очракларда эшләү буенча киңәшләр сорый башлагач, кунак кырт кисеп:

  • Башта гади очракларда җиренә җиткереп эшләргә өйрәнегез. Һәрвакыт алдан әзерлек кирәк. Нинди генә ашыгыч яңалык булмасын, бүгенге технологияләр ярдәмендә элементар мәгълүматны булса да алдан җыярга мөмкин. Урынсыз сораулар яудырмас өчен дә файдалы ул. Ә ашыгыч очракларда бары бераз стресс өстәлә, — дип җаваплады ул.

Шуңа өстәп, студентларга вакыйга урынында яңа гына шок кичергәннәрдән сораштыру алмаска киңәш ителде. Бу шактый контрпродуктив алым. Би-би-сида, мәсәлән, мәетләрне кадрда күрсәтмиләр, чөнки каналның төп позициясе – мондый нәрсәләр туганнарга телевизордан түгел, ә аерым хәбәр аша җиткерелергә тиеш.

Югары этикага ия булган Ольга Ившина уйлары белән бүлешкәндә гел дә бер мөһим факторны ассызыклады – тәнкыйтьле фикер йөртә белү зарур:

“Яхшы журналист – ул универсал һәм ул, әлбәттә, уңайсыз сорауларны, бигрәк тә үзенә, бирә белергә тиеш. Боларны истә тоткан очракта, теләсә кайсы ГМЧда лаеклы журналист дәрәҗәсенә менеп була”.

Регина ШИҺАБЕТДИНОВА, КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация мәктәбенең 4 нче курс студенты.

Фотолар: http://kpfu.ru/isfnmk сайтыннан алынды.