6 ноябрьдә Лос Гатос шәһәрендә җирле татарлар “Көзге пикник” чарасына җыелды. Билгеле булганча, Калифорниянең бу өлешендә данлыклы Силикон Даласы урнашкан. Бу якларда татарлар 1950 еллардан бирле яши. Ләкин 90 нчы елларда бу тарафка ИТ-технологияләр өлкәсендә эшләүче яшь татар белгечләре дә күченә башлады. Бүгенге көндә Сан-Франциско татарларының саны 1 меңнәр артып китә.
Мондый форматта татар яшьләре өчен бу беренче тапкыр җыелу. Чараны оештыруны үз өстенә Төньяк Америка Татар яшьләренең “Кардәшлек” оешмасы алды. Бу оешманың бурычы булып Америкада яшәүче һәм укучы татар-башкорт яшьләрен берләштерү тора. “Кардәшлек”нең Калифорния бүлеге активисты Зөһрә Сәләхетдинова әйтүенчә, ул бу чараның шул кадәр популяр булуын көтмәгән дә.
“Бу чара зур уңыш белән узды дип әйтә алам. Бу пикникка һәр кеше үз ашларын алып килергә тиеш иде. Оештыручы буларак, мин 6 төрле бәлеш пешереп алып килдем! Кешеләр шул кадәр кәнәгать калдылар. Күпчелек татарларны белеп тә бетермәгәнбез икән. Татарлар бер-берсе белән аралашып-танышып алдылар. Мондый чараларны гел үткәреп торуны сорыйлар. Бу безнең эшнең иң зур күрсәткече”, диде Зөһрә.
Әйтеп үтәргә кирәк, татар яшьләре һәр чараны хәмерсез үткәрү максатын куя. Бу очрашу да шуларның берсе булды. Җыенга бик күп гаиләле кешеләр дә килгән. Америкада озак еллар яшәгәнгә күрә, күпчелеге үзләренең балаларын да алып килгән. Татар мәдәниятенә һәм теленә якынайту максатыннан алып киләбез, ди алар.
Бу чарада олы буын татарлары да катнашты. Сан-Франциско татарларының АТА оешмасы лидеры Туран Апакай да бу чараны читләтеп узмады.
Ихтирам белән, Төньяк Америка Татар яшьләренең “Кардәшлек” оешмасы.