Төп максатыбыз санга түгел, ә сыйфатка бәйле булсын иде

Яшерен-батырын түгел, гасырдан артык тарихы, тәҗрибәсе булган татар журналистикасының хәле бүгенгесе көндә мактанырлык түгел. Аудитория тараю, басма матбугатта укучылар саны кимеп бару – моңа ачык дәлил. Моның сәбәбе нидә? Замана яңалыкларын үзләштерергә өлгерә алмыйбызмы, аның таләпләренә буйсынмыйбызмы? Әллә инде татар теленең җәмгыятьтә тоткан урыны шулай кискен тәэсир итәме?

Басма матбугатка күз салсак, чагыштырмача күп тиражны “сары матбугат” җыя. Дилбегә “сарылар” кулында булгач, димәк, юнәлешне күпмедер дәрәҗәдә алар билгели, ягъни татар матбугаты дигән исем астында бүгенге заман кешесе әнә шул “күңел ачу” басмаларны күз алдына китерә. “Сары матбугат” халыкны нәрсә белән җәлеп итә? Әлеге сорауга җавап эзләп интегәсе юк. Артистларның ничек ял итүе, гаилә җимергән хыянәт һәм ниндидер бәндәнең гыйбрәтле язмышка (язмышы тарихы) дучар ителүе. Әлеге темалар “сары матбугат”та алыштыргысыз урын били. Кызганыч, ләкин халыкта мондый яңалыклар зур кысыксыну уята да. Күп очракта андый эчтәлектәге язмаларны сыйфатлы дип атап булмый. Журналистиканың төп бурычларын онытып, “ничек булса да ярый, иң мөһиме тираж кимемәсен” дигән принципка таянып эшләүчеләр байтак хәзер. Иң аянычы шул – әлеге “күңел ачу” басмаларын җитештерүчеләр халыкның зәвыгын тәрбияли түгелме соң? Халык милләтне тудыра, ә бу күренеш исә, ничә гасырлар буена мәгърифәтле, белемле булуы белән дан тоткан милләтнең дәрәҗәсен төшерә. Сер түгел “сары матбугат”та әдәп-әхлак нормаларын истә тотмыйлар. Элегрәк бернинди кысаларга да сыймаган әхлаксызлык бүген әкренләп нормага әйләнеп бара. Алга таба шулай дәвам итсә, киләчәкне күзаллавы куркыныч… Төп максатыбыз санга түгел, ә сыйфатка бәйле булсын иде. Журналистика сыйфатны онытып, санга (ә бу үз чиратында акчага дигән сүз) корыла икән ул шул урында үлә, тәмамланадыр, мөгаен. Журналистның коралы – сүз, һәрбер сүзебезнең кадерен белү, асылына төшенү кирәк.

Элегрәк журналист белән халыкны тоташтыручы күпер басма матбугат булса, бүгенге көндә беренче урында электрон мәгълүмат чаралары. Заманча технологиялар зур тизлек белән алга атлый. Аларны үзләштерүдә безгә дә калышырга ярамый. Гомумән, бүген журналист өчен иң югары таләпләрнең берсе – ул объектив булу. Хәзерге заман кешесе тизлекне ярата, шуңа да әлеге таләпкә буйсынмый чара юк. Игътибарыбызны ТВ, радиога юнәлтсәк, эчтәлектән тыш, сөйләм культурасы проблемасына тукталырга кирәк. Тавыш, дикция нечкәлекләрен исәпкә алмыйча, туган телебезне камил белмәү ачык күренә. Билгеле, барысы да шушындый дәрәҗәдә тугел, тик халык мәйданына чыгалар икән, һәрберсен сыйфатлы итеп күрәсе килә.

Бүгенге көндә блоггерларны журналист дип атау модага кереп китте. Ләкин әлеге фикер дөреслеккә туры килми. Абруйлы һөнәрнең дәрәҗәсен төшерү түгелме соң бу? Журналист блоггер була ала, ә менә тормышын күрсәтеп, уй-фикерләрен язып блог алып баручы һәрбер кеше журналист була алмый. Җәмгыять һәрбер һөнәргә профессиональ яктан карауны таләп итә. Шуңа күрә, акны карадан аера белү зарур. Җитди басмалар гына булсын димим, тик ял итү, күңел ачу өчен язылган мәкаләләрнең хуҗалары да журналистик таләпләрне үтәсен, әхлак нормаларын бозмасын иде. Ни кызганыч, мондый күренеш журналистикада гына түгел бик күп өлкәләрдә күзәтелә. Хезмәтебез өчен җавап тотып, эшебезне намус белән башкару һәм һөнәребезгә профессиональ яктан карау – һәрберебезнең бурычы.

Диләрә ФӘТТАХОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Фото: https://storage.yvision.kz/images/publication/covers/b3/b3e502fde65ccdbb798689542e7f79d8.