Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тарафыннан махсус мәкаләләр циклы дәвам итә. Бүген сүз тәрбия эшендә халык йолалары турында.
Татар халкы төрле тарихи сәбәпләр аркасында шактый ерак араларга сибелеп утырган, халыкның формалашу тарихы катлаулы. Шул катлаулылык телдә һәм гореф-гадәтләрдә дә чагыла. Халыкның теле, аның җирле үзенчәлекләре сакланган төбәкләрдә гореф-гадәтләрнең, йолаларның да борынгы үрнәкләре яши. Татар халкының төрле этнографик төркемнәре бар, бигрәк тә татар-мишәрләр, керәшен, Нократ, Касыйм, Пермь, Әстерхан татарлары үзенчәлекле, чөнки бу төркемнәрдә бары шушы төбәк өчен генә хас булган, аның формалашу тарихын, башка халыклар белән бәйләнешен ачыклый торган йолалар һәм йола сүзләре сакланып калган.
Борынгы язма истәлекләрдә халкыбызның рухи мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары турында мәгълүматлар бик аз. Менә шуңа күрә дә рухи һәм матди мәдәниятнең мөмкин кадәр борынгырак мирасын торгызу җирле сөйләшүләр, диалектларны тирәнтен өйрәнү юлы белән хәл ителергә мөмкин. Тел, фольклор һәм этнография ягыннан тулаем өйрәнгәндә, җирле сөйләшләрне саклаган этнографик төркемнәр гаять бай, ышанычлы этно-лингвистик мәгълүмат бирәләр. Алар әдәби телнең үз җирлегендә үсүе, баюы өчен иң ышанычлы чыганак булып та торалар.
Борынгыдан дәвам итеп бүгенге көннәргәчә килеп җиткән йолаларны фәндә традицион йолалар дип атыйлар. Шуңа күрә сүз гасырлар тирәнлегеннән килеп җиткән, буыннан-буынга тапшырылып килгән гадәт-йолалар, әхлак кануннары турында бара. Бу традицион йолалар гаилә-көнкүреш, елның төрле фасыллары белән бәйле йолалардан гыйбарәт.
Гаилә йолаларына туй, бала туу, мәет күмү һәм искә алу йолалары керә. Гаилә йолалары арасында иң катлаулысы – туй йолалары. Туй йолалары дигәндә без бер туй мәҗлесен генә түгел, ә берсе артыннан берсе дәвам итеп килә торган тулы бер циклны күздә тотабыз. Күмәкләшү, колхозлар төзелү, диннән читләшү чорларында туй йолаларының бик күп чылбырлары өзелгән, юкка чыккан. Шулай да, тормыш күрсәткәнчә, халык йолалары бик яшәүчән. Татар халкының төрле төбәкләрендә традицион йолаларның бик борынгы һәм матур үрнәкләре сакланып киләләр, алар кабат торгызуны, яңартып җибәрүне көтеп яталар.
Ел фасылларына караган йолалар исә табигать, ел тәүлегенең үзгәрүенә бәйле рәвештә яшәп киләләр. Игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән авыл кешеләренең күмәкләшеп, бөтен авыл белән бергәләп үтәлә торган йолалары да кояш нурлары яктыртуга һәм көннәр җылынуга, үләннәр, агачлар яшәрүгә, табигатьнең яңаруына куану булып башланып киткәннәр. Кеше һәрвакыт күмәк бәйрәм итүне, аралашуны, рухи бушануны кирәксенгән. Татар халкының традицион йолалары, бәйрәмнәре Идел буендагы башка халыклар – башкорт, чуаш, мари, удмуртлар белән дә, көнчыгыш славяннар белән дә уртаклыкны күрсәтә. Бу исә элек-электән бер-берсе белән аралашып, бертөсле табигый шартларда тормыш-көнкүреш тәҗрибәсе туплап көн итү нәтиҗәсе булып тора.
Хәзерге вакытта безнең татар халкы да, илебездәге башка халыклар кебек үк, үзенә күрә бер дулкынлану һәм үткәннәрне сагыну чоры кичерә. Халкыбызның теленә һәм рухи мәдәниятенә галимнәрнең генә түгел, барлык төр һөнәр кешеләренең дә игътибары бик нык артты. Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән рухи хәзинәләребезне саклап калу, онытыла башлаган гореф-гадәт, йолаларыбызны һәм аларга караган сүзләрне барлап, иң матурларын сайлап алып халыкка кире кайтару – безнең алда торган иң мөһим бурычларның берсе.