Төрек галиме Мостафа Өнәр: “Татар теле – төрки дөньяның гыйльми нигезе”

Төркиянең Эгей университеты профессоры Мостафа Өнәр татар теле төрки дөньяның гыйльми нигезен тәшкил итүен әйтте. Бу хакта ул Казан федераль университетының Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә студентлар белән үткән очрашуда сөйләде.

Мостафа Өнәр төрки дөнья юнәлешендә эшләвен утыз ел буена дәвам итүен әйтеп узды, Эгей университетында татар телен белмәгән яшьләргә баштан Кырым татарлары телен, аннан соң Казан татарлары, башкорт, казах һ.б. телләрне өйрәтүен сөйләде. “Юл татардан чыга. Әйтик, азәрбайҗан телен өйрәтүнең мәгънәсе юк, чөнки ул төрек теленә якын тел. Татар теле төрки дөньяның гыйльми нигезе”.

Профессор татар теле әһәмиятле тел, булганын белдерде. “Мин төрки дөньяның биш-алты телендә сөйләшә алам”, – ди ул. “Туган телемнән кала, төрки телләрдән иң беренче өйрәнгән тел – татар теле. Татарстанга килгәнче үзлегемнән өйрәндем. Укытучым – Габдулла Тукай. Аның бөтен шигырьләрен сүзгә-сүз укып чыктым. Ул вакытта бер татар сүзен дә белми идем. Остазым профессор Гүнай Карагач Венгриядән татар томнарын китерде”, – ди профессор.

“Укытучымны бертуган абыйсы кебек яраткан маҗар галиме Истван Мандоки Конур аңа: “Сез миңа Коръән китабы китерегез, миннән татарлар һәм казахлар сорый. Барлык Совет китапларын алып китәрсез”, – дип әйтә. Мин укып йөргәндә бүлмәләрдә татар һәм казах томнары күп иде. Совет чоры заманында ул Коръән китапларын яшертен генә сораганнарга биргән”, – ди Мостафа Өнәр.

Галим Истван Мандоки Конурны маҗарлашкан куман нәселеннән булуын әйтеп үтте. “Укытучым татар телен өйрәнеп карарга киңәш итте. Иң беренче фәнни мәкаләм Шүрәле турында язылды, бөтен тексты анализланды, Төркиядә басылды. Татар теле аркылы мин төрки дөньяның һәр почмагында рәхәтләнеп сөйләшә алам, укыган китабымның мәгънәсенә төшенә алам”, – диде лекциясендә профессор.

 

Источнпик информации: Зилә Мөбарәкшина. КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 4 курс студенты