Төрек теле кичәсе араларны якынайта

Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында төрек теле кичәсен үткәрде. Бәйрәмгә институт мөгаллимнәре, студентлар, кунаклар чакырылды.

Кичәнең максаты – студентлар һәм кунаклар арасында төрки мәдәнияттә кызыксыну уяту, сыйфатлы һәм югары зәвыклы төрки мәдәниятне пропагандалау, төрки әдәбиятка һәм мәдәнияткә игътибарны арттыру.

Кичәне оештыруда катнашкан 10.2-601 төркем студентлары кунакларга төрек телендә сәнгатьле итеп шигырь укыды, төрле җырлар башкарды, телевидение тапшыруыннан бер өзекне сәхнәләштерде һәм стендап куйды. Шулай ук “кабак” уены да уйналды, теләгән һәр кеше колакчыннар киеп, икенче бер кеше әйткән төрек сүзләрен әйтү уенында катнаша алды. Шулай ук кичәне оештыруда югары мәктәпнең икенче курс студентлары да актив булды: алар төрек телендә шигырьләр укыды, заманча җырлар башкарды.

Кичә бик күңелле үтте, чарада булган һәр кеше дә канәгать калды. Бәйрәм ахырында күмәкләшеп “Neler olur hayatta” (“Тормышта ниләр булыр”) җыры җырланды, катнашучылар истәлеккә фото һәм видеога төште, соңыннан һәр кеше дә төрки халыкларның татлы ризыгы булып саналган пәхләвә белән чәй эчте. Төрек теле кичәсе барча кунакның күңеленә хуш килде.

Зилә Мөбәрәкшина, КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 4 курс студенты.