Төрки яшьләр фестивале КФУның төп бинасында ачыла

20-27 сентябрь көннәрендә «Волга» яшьләр үзәге базасында Vl Төрки яшьләр фестивале үтәчәк. Ул 20 сентябрьдә КФУның төп бинасында ачыла. 21 сентябрьдә делегатлар этник-конфессиональ фестивальдә катнашачак. Болгарда делегатлар Фаяз Хуҗин белән аралашачак.

Быел фестивальдә Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 55 делегат катнаша. Алар республиканың танылган шәхесләре белән танышачак. Программада яшьләр проектларын тәкъдим итү, очрашулар, түгәрәк өстәлләр, экскурсияләр каралган.

“Фестивальнең һәркайсы — яңалык, чөнки һәрвакыт делегатлар яңа. Араларында моңа кадәр катнашмаган кешеләр бар. Мәсәлән, былтыр Тывадан 3 кеше килсә, быел аларның делегация 6-7 кешедән тора”, — диде Ләйсән Сафина «Татар информ» мәгълүмат агентлыгында фестиваль башлану уңаеннан узган матбугат очрашуында. Аның әйтүенчә, былтыргы фестивальдән аермалы буларак, быел катнашучылар Болгарга барачак.

“Фестивальнең яңалыгы — практик юнәлештә эшләү. Нэтворкинг оештырылачак. Бер яктан ул — танышу форматында, икенче яктан — проектны тәкъдим итү. Төп идея — милли һәм заманча проектлар белән таныштыру”, — диде Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов.

“Төп максат — безгә кан ягыннан, рухи яктан бик якын төрле төбәкләрдән ил вәкилләрен Казанга чакырып, яшьләр өчен ресурслы, файдалы мохит булдыру”, — диде министр урынбасары.

Тимур Сөләйманов шулай ук Татарстанда милли-этно проектлар акселераторы оештырылуын әйтте.

“Яңа проект — милли һәм заманча акселератор. Төп идеясе — милли-этно проектлар идеясе йөртә торган яшьләр өчен платформа булдыру. Декабрь башында сессиясе булачак. Тиздән гариза бирү кампаниясе башланачак. Кемнең шул юнәлештә идеясе, проекты бар, инкубатор-акселераторга килә ала”, — диде Тимур Сөләйманов.

Тимур Сөләйманов милли-этно проектлар акселераторының “Идел” яшьләр үзәге, Татарстан халыклары Ассамблеясы, “Сәләт” яшьләр оешмасы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән бергә эшләнүен әйтте. Акселераторның сайты октябрь башында ачылачак.

“Акселераторның кульминацион ноктасы презентация көне булачак. Презентациягә без шундый проектлар белән кызыксынган кешеләрне чакырачакбыз. Акчалата премия һәм грантлар да каралган”, — диде Тимур Сөләйманов. Проектларны сайлап алучы экспертларның белем бирү, дизайн кебек төрле өлкәләрдән булуын да искәртте ул.

“Милли проектлар көчле булсын өчен, алар яшьләргә кирәкле һәм актуаль булырга тиеш. Милли һәм заманча, кызыклы проектларга яшьләр дә тартылачак”, — диде Тимур Сөләйманов. Акселераторда татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә катнаша алачак.

«Татар информ» МА мәгълүматларына таянып әзерләнде.