Төркиядә «Dünya Dili Türkçe» халыкара симпозиумы узды

2018 елның 17-19 октябрь көннәрендә Казан (Идел буе) федераль  университетының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы галимнәре Ә.Ш. Юсупова, Г.Ф. Җамалетдинова һәм З.Н. Кириллова Төркиянең Искешәһәр каласы Османгази университетында үткәрелгән халыкара тюркология симпозиумы эшендә катнаштылар.

Төрки телләргә багышланган әлеге симпозиумга дөньяның күп илләреннән тел, әдәбият, тарих өлкәләрендә эшләүче галимнәр җыелган иде. Төркиянең төрле шәһәрләреннән килгән күп санлы белгечләрдән тыш, Россия, Азәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Монголия, Украина, Македония, Польша, Маҗарстан, Албания, Әфганстан, Иран, Кытай кебек дәүләт һәм республикалардан да делегацияләр яки аерым галимнәр катнашты.

Симпозиумда тел белеме, хәзерге төрки телләр, диалектлар һәм сөйләшләр, төрки телләр тарихы, тел сәясәте, телләрне укыту һ.б. күп темаларга багышланган секцияләр эшләде. Г. Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры, филология фәннәре докторы, профессор Әлфия Юсупова Казан тюркология мәктәбе тарихы хакында чыгыш ясады, филология фәннәре кандидаты, доцент Гөлнара Җамалетдинова өй һәм йорт сүзләре кулланылган мәкальләрдә татар милли үзенчәлекләренең чагылышын яктыртты, филология фәннәре кандидаты, доцент Зоя Кириллова татар-чуваш тел мөнәсәбәтләре һәм керәшен сөйләшләрендәге чуваш алынмалары турында презентация тәкъдим итте. Казан федераль  университеты галимнәренең чыгышлары тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты.

“Dünya Dili Türkçe” халыкара симпозиумы Төркиянең төрле шәһәрләрендә үткәрелә. Татарлар күп яшәгән Искешәһәрдә уздырылган быелгы симпозиум да төрки халыкларны төрле яклап фәнни өйрәнү юнәлешендә зур эш башкарды.

Мәгълүмат чыганагы: КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Зоя Кириллова