Табигать ярдәм көтә. (Эссе)

2017 ел — Россиядә һәм Тататарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы.   

Табигать дигән 8 хәрефле сүздә күпме матурлык, сафлык, ямьлелек ята! Бу сүз мине үзенә тартып тора. Ә сезнең уйлап караганыгыз бармы: табигать үзенә ничек шуның кадәр әйберне сыйдырган һәм нидән гыйбарәт?! Ә мин бу сорауны үз-үземә  аның һәрбер мизгелен күргән саен бирәм.

Чишмәне генә алыйк. Аның суы — җир йөзендә иң тәмлесе. Ә ул җир астыннан ничек барлыкка килә соң? Күпме уйласам да, җавап таба алмадым. Эх, чишмә тавышлары — нинди моңлы һәм матур аның тавышы! Минем уйлавымча, ул шулай табигать белән аралаша. Үзен барлыкка китергәне өчен табигатькә рәхмәт әйтәдер кебек. Тавышы башкалардан үзенең сихрилеге, күңелләргә май булып ятуы белән аерылып тора. Искиткеч хозурлык! Бу могҗизага күпме карасаң да, сокланып туймаслык!

Менә ичмасам күбәләк кебек бөтерелсәң, барлык табигать гүзәллеген күрер идең. Аллы-гөлле чәчәкләр хуш исен иснәү — үзе бер ләззәт ичмасам. Бер көн генә яшәгән күбәләк тә табигатьнең күптөрлелеген күрсәтеп тора.

Авылның чиста елга сулары көзгене, арыш басуын хәтерләтә. Минем күзлектән караганда, менә ничегрәк килеп чыга. Елга өстенә карыйсың да һәм анда аермачык булып, зәңгәр күк йөзе җәйрәп киткән. Шул суга чумып, чиксез күк йөзен иңлисе, буйлыйсы килә. Җилдә арыш дулкынлангандай, елга да үз дулкыннарын җәя. Ул шулай үзенең дусларына сәлам юллыйдыр сыман.

Ямь-яшел үлән өсләре… Арыганда бер ятып ял итүләре генә ни тора! Печән исе иснәп, күккә карыйсың да, хыял дәрьясына чумасың. Ә үзеңә шундый рәхәт, күңелле, хәтта изрәп йокыга китүең дә бар.

Кошлар һәм җәнлекләр минем өчен иң якын дуслар булып торалар. Әгәр дә аларны рәнҗетсәләр, йөрәгем әрни.

Җил исмәсә дә, һәрвакыт лепердәшкән, серләшкән агачлар… Алар минем өчен әби, әни кебек әкият сөйләүчеләр. Минемчә, алар табигатьнең барлык матурлыкларын ачып бирәләр һәм безгә аны саклауны үтенәләр. Күпме байлыгы булган табигатьне рәнҗетү урынсыз. Аңа ярдәм итүне мин кирәк эш дип саныйм, чөнки Җир-анабыз безгә һәрчак ярдәм кулы суза. “Кунак ашы кара-каршы” дигән бит халык та. Бу мәкальне онытмасак иде, дусларым!

Әлмира Дәүләтова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең 3 нче курс студенты.