Табигатьне коткару юлында: 2 тонна пластик һәм макулатура

Казан федераль университетында 2017 нче ел эчендә 2 тонна пластик һәм макулатура җыелган. 

КФУ студентлары «Разделяй с нами — 1» һәм «Разделяй с нами — 2» гомумрәсәй квестларының актив катнашучылары. Әлеге чараларның максатлары вузларда системалы нигездә калдыкларны аерым җыю һәм бу эшкә җаваплы карауны булдыру. Квестлар «Зеленые вузы России» дигән Программа кысаларында уза. Аның бурычы — катнашучы вузлар базасында әлеге эшне студентларның экологик инициативаларынтормышка ашыру.     

“КФУ студентлары бөтенрәсәй экологик квестларының иң актив катнашучыларыннан. Яшьләрнең тырышлыгы белән университетта пластик һәм макулатураны аерым җыю өчен контейнерлар урнаштырылган һәм күптөрле экологик белем бирү чаралары үткәрелә. Экологик практикаларны тормышка ашыру буенча системалы эш КФУга Россиянең яшел вузлары Ассоциациясенә керергә ярдәм итте, — дип сөйләгән Ассоциация рәисе Андрей Руднев. 

«Разделяй с нами» квестларында КФУның ике командасы катнаша: Экология һәм табигый байлыклардан куллану институты студентлары һәм Универсиада авылының «Экологик инициативалар үзәге» вәкилләре. Алар калдыкларны аерым җыю эшен һәм экологик белем бирү акцияләрен алга этәрәләр.

“Студентлар, 10 меңнән артык кеше яши торган тулай торакларда икенчел калдыкны һәм аларны аерым җыю буенча атналык акцияләр үткәрәләр. Бөкеләрне пластик шешәләрдән, батарейкалардан һәм металлдан аерым җыю эше оештырылган», — диде КФУ Экология һәм табигый байлыклардан куллану институты директоры Светлана Селивановская.  

Планда — университетның һәр корпусында һәм тулай торагында калдыкларны аерым җыю өчен контейнерлар урнаштыру.