Талпаннардан ничек сакланырга: файдалы киңәшләр

Җылы көннәр җитү белән талпаннарның активлыгы арта. Ә җәй көннәрендә алар тагы да күбәя. Казан өчен талпаннар сирәк күренеш түгел. Аларны без еш кына шәһәрнең ял паркларында очратабыз. Ел саен талпан тешләү буенча дәвалау оешмаларына мөрәҗәгать итүчеләр арта гына бара.

Талпаннар турында нәрсә белергә кирәк?

Беренчедән, ул куркыныч бөҗәк – энцефалит, боррелиоз, туляремия һәм башка куркыныч йогышлы авыруларны тарата. Россия көньягында яшәүче иксод талпаннары тагын да куркыныч авыру –боррелиозны яки лайм авыруын тарата. Боррелиоз белән авыручылар саны сезонлы характерга ия һәм талпаннарның активлыгы белән туры килә (март-ноябрь).

Талпаннар тәүлек дәвамында актив булып кала, әмма кояшлы көннәрдә аларның агрессивлыгы иртәнге 8 дән 11 гә кадәр. Көндезге вакытта ул сизелерлек кими һәм кичке 17 дән 20 сәгатьтә тагын арта.

Талпаннар кеше яки хайван исен 10 метр ераклыгында тоярга сәләтле һәм еш кына кешеләр һәм хайваннар булган урыннарда (паркларда, юллар һәм аллеялар, урман сукмаклары, көтүлекләр һәм хайваннар сую урыннарында) һөҗүм итә.

Талпаннар үләнгә яки түбән куакларга менеп, хәрби әзерлектә торалар. Алар зур үсемлекләргә менә алмый, киемгә эләгеп өскә үрмәлиләр.

Талпанны үзегездә тапсагыз нишләргә?

Беренчедән, тынычланарга. Талпанны үзегез чыгарырга ашыкмагыз һәм медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итегез.

Дәвалау учреждениесенә мөрәҗәгать итү мөмкин түгел икән, талпанны көч белән өзәргә тырышмагыз. Талпан авыз аппараты ярдәмендә кеше тиресендә яхшы теркәлә һәм сез тартканда талпанның тәнен өзә аласыз, бу инфекциянең тиз таралуына китерергә мөмкин. Талпанны чыгарганда пинцеткулланырга кирәк.  Талпанны борып алырга, тешләгән урынын нинди дә булса (70% спирт, 5% йод, одеколон) белән сөртергә кирәк. Соңыннан кулларны сабын белән юарга онытмагыз.

Сезне тешләгән талпан боррелиоз белән зарарланган очракта, яшәү урыны буенча поликлиникага терапевт яки инфекционистка мөрәҗәгать итәргә кирәк, шул ук вакытта антибиотикларны профилактик кабул итү билгеләнә.

Диана САДРЕТДИНОВА әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.