Тамашачы Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен сәхнәгә кире кайтару яклы

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Камал театры» мәктәбе проекты кысаларында 1976 нчы елда режиссер Марсель Сәлимҗанов тарафыннан драматург Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» спекталенең видеосын тәкъдим иттеләр. Җыелган тамашачы театрдан әлеге спектакльне кабат сәхнәгә кайтаруын сорады.

«1976 елда Җир шарында барлыгы 4 миллиард кеше яшәгән, Apple компаниясе әле барлыкка гына килгән, Леонид Брежнев маршал булган, Мәскәүдә Хельсинки төркеме оештырылган, Монреальдә Олимпия уеннары узган, Мао Цзэдун вафат булган. Әлеге вакыйгаларның берсе дә, 91 яшенә җитеп, теге дөньяга китәргә теләмәгән Әлмәндәр картның тарихын бүгенге көн вакыйгасы итеп кабул итәргә комачауламаган. Шул ук вакытта, спектакльне Шәүкәт Биктимеров, Ирек Баһманов, Равил Шәрәфиевларсыз күз алдына китереп буламы? Гасыр башыннан бирле әлеге спектакль сәхнәдә бармый, аны Камал театрының бүгенге труппасы уйный алырмы? Спектакльнең дини контексты мөһимме? Чорлар алышыну спектакльгә мөнәсәбәтне үзгәрттеме? Туфан Миңнуллин пьесаның текстына нинди серләр яшергән? Спектакльгә музыканы шәхсән Алмаз Монасыйпов иҗат итүе мөһимме? «Әлмәндәр»нең мәгънәсе башка телләргә тәрҗемә ителәме?»

Тамаша башланыр алдыннан тамашачыга таратылган кәгазь битләрендә менә шулар язылган иде. Аңлатып үтик, «Камал театры мәктәбе» дигән проектның асылы Татар дәүләт академия театрының легендар спектакленнәренең видеоларын кабатлап карау, алар турында фикер алышудан гыйбарәт. Беренче дәрес 1987 елда режиссер Дамир Сираҗиев тарафыннан язучы Чыңгыз Айтматовның «Плаха» романы буенча сәхнәләштерелгән «Ахырзаман» спектале турында иде.

«Камал мәктәбе» театр тамашачысы мәктәбе – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының белем бирү проекты. Сәнгатьнең һәр юнәлешен тарихи, социаль, сәяси һәм әхлакый контекстсыз күз алдына китерү мөмкин түгел. Мәктәптә Каамал театрының легендар спектакльләрен лекторий, бәхәс, мастер-класс, ток-шоу һ.б. форматларда күрсәтеп, әлеге контекстны тамашачылар һәм экспкртлар ярдәмендә ачарга тырышалар. Проектның максаты – сәхнә сәнгате аша яңа белем биреп, тамашачыны театр сәнгате дөньясына тарту.

Мәктәптә гадәт буенча иң беренче сүз авторларга бирелә. «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленә килгәндә, аның авторы сыйфатында Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Миңнуллина чыгыш ясады. Ул пьесаның җиңел генә нибары 21 көн эчендә язылуы турында әйтте. Шулай ук мәктәп кураторы Рәдиф Кашапов матбугатта бу уңайдан Туфан абый үзе исән чакта биргән интервьюсыннан өзекләр тәкъдим итте.

Ә ул чакта спектакльдә уйнаган актерларга килгәндә, кызганыч, аларның күбесе инде безнең арада юк. Юкса, спектакльнең алар тормышында тоткан роле бәяләп бетергесез. Нәкъ шушы вакытта театр сәнгате күгендә яңа йолдызлар кабына һәм алар бик тиз тамашачы күңеленә дә мәңгегә сеңеп калалар. Әйтик, спектакль чыкканчы да, әле аннан соң да СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровка нинди генә рольләр башкарырга туры килмәсен, тамашачы аны барыбер «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендәге Әлмәндәр карт дип таный, кайда гына очратмасыннанар, аңа шул исем белән эндәшә торган булалар. Әҗәл ролен башкарган Россиянең халык артисты Равил Шәрәиевкә «Әҗәл дус» дигән кушамат тагылып кала. Спектакльдәге Өммия, Искәндәр образлары тамашачыны рәхәтләнеп көлдерә алулары белән кадерле. Чын, ихлас көлү гомерне озайта диләр бит.

Әле бүген дә әлеге спектакльдә Өммия, Әҗәл, Йөзембикә рольләрен башкарган Нәҗибә Ихсанова, Равил Шәрәфиев, Рузия Мотыйгуллина шушы вакытларны һәм бергә уйнаган иптәшләрен сагынуларын яшермиләр.

Тамаша башланыр алдыннан ук тамашачыларга «Әлеге спектакльне яңартып буламы һәм анда кемнәрне күрәсез?» дигән сорау белән мөрәҗәгать иткәннәр иде. Ни гаҗәп, залда спектакльне сәхнәдән караган тамашачы да, аның кабат сәхнәгә кайтуын һәм хәзер дә татар театрында шундый кабатланмас рольләр тудыра алырлык актерлар барлыгына ышанычын белдерде. Равил Шәрәфиев та моны безгә биргән интервьюсында раслап, татар театры беркайчан да талантларга мохтаҗлык кичермәде диде. Ә Рузия Мотыйгуллина Әлмәндәр ролендә Рамил Төхфәтуллинны, ә Әҗәл ролендә Радик Бариевны күрүен әйтте. Ә менә мин, шушы юлларның авторы, Өммия роленә Рузия Мотыйгуллинаның үзен тәкъдим итәр идем.  Шулай ук Әлмәндәр роленә Фәнис Җиһаншаны һәм Эмиль Талиповны димләүчеләр дә булды.

Чыннан да тамашачы да, актерлар да мондый тормышны яратырга, яшәү ямен, матурлыгын күрсәтә торган, агы сөяргә өйрәткән спектакльгә сусаганлыгы сизелә. Юкса күпме кеше төрле тренингларга, мастер-классларга үз акчасын сарыф итә. Килерләр иде алар театрга!

Заманында шулай уңыш белән барган, иң күп гастрольдә йөргән спектакльнең сере нидә соң? 1976 нчы елда спектакльны тапшыруда катнашкан театр белгече Ильтани Илялова фикеренчә, спектакльнең чын, гади бернинди дә «ура, патриотизм» кушылмаган татар милли тибын күрсәтүдә. Әдәбият белеме галиме Әлфәт Закирҗанов та әсәрнең үзәгендә тирән тарихи аспект ятуын әйтте. Спектакль башланганда ук Газраил 1550 нче номерлы Әҗәлне чакыра. Әмма башта аңа 1552 нче сан бирелгән була. Аларны әйтү дә сүзнең ни турыда барганлыгы, шул еллардан бирле дә татар халкының яшәргә омтылуы, үҗәтлеге ачык чагылыш таба әсәрдә һәм сәхнә телендә әлеге фикер тагын да хөр яңгырый. Инде татар мәктәпләре юкка чыккан, татар теле сөртелеп барган заманда (1976 ел) сәхнәдә шундый тормышчан әсәр булуы зур ачыш, кирәкле эш хәтта батырлык була. Уйлап карагыз: бүген без нинди хәлдә?

Советлар заманы спектакльдә үз эзен калдыра. Монысы аның дини контексты турында. Очрашуда катнашкан Рөстәм хәзрәт Батыров пьеса берничек тә дингә каршы килми, киресенчә, яшәүнең кадере, тормышның мәгънәсе үлемнең якын булуы турында искә төшерә диде. Ләкин биредә дә форма һәм эчтәлек бердәмлеге дигән кагыйдә сакланмаган булып чыкты. Спектакльдә дингә каршы килә торган элементлар шактый. Әйтик, Газраилнең Аллаһ белән телефоннан сөйләшүе, Әҗәлнең җирдәге «гөнаһлары»н сизми калуы… Бу уңайдан Рөстәм хәзрәт 2000 нче еллар башында Казанда үткән җыенда муллаларны Камал театрындагы нәкъ шушы спектакльгә алып барулары һәм хәзрәтләрнең демонстратив рәвештә тамаша вакытында залдан чыгып китүләрен искә алды. Минемчә, әсәрне тагын бер кат яңартырга теләсәләр, бу моментларны күз уңаеннан ычкындырмаслар, шәт.

Яңартып кую дигәннән. Театрның әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов әйтүенчә, иң беренче чиратта режиссер табарга кирәк, чөнки Фәрит Бикчәнтәев остазы Марсель Сәлимҗановның бу эшенә алынмаячагы көн кебек ачык. Дөрес, булачак режиссер өчен хәл итәргә кирәкле эшләр байтак. Нияз Игъламов фикеренчә, декорация дә, музыка да бик примитив әлеге спектакльдә. Әмма заманына күрә җыры дими ни дисең… Тик шунысы хак һәм моны Нияз Игъламов үзе әйтте: спектакль барыбер сәхнәгә кире әйләнеп кайтачак. Бары көтәргә генә, вакыт кына кирәк…