ТАМОЖНЯ ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ

Барысы да экскурсия була дигән сүздән башланып китте. Без, Казан федераль университеты студентлары, журналист, пиар һөнәре алучы бер төркем яшьләр, аэропортка юл тоттык. Юк, юк, каядыр очып китәр өчен түгел! Кечкенә генә сәяхәтебезнең соңгы ноктасы – аэропортның үзе иде…

Аэропортның алыштыргысыз һәм бик мөһим урыны – таможня. Безне нәкъ менә шул таможня эшчәнлеге белән таныштырырга булдылар. Мондый җирдә бөтенләй  булмаганга күрәдер дә, минем өчен таможня үзенә күрә кызыклы бер “дөнья” иде.  Дөрес, күбебезнең металл эзләгеч, багажны тикшерү ленталарын күргән бар, әмма аның артында тагын әлә никадәр кызыклы әйберләр бар икән.

Экскурсиябезне Татарстан таможнясының Казан аэропортындагы посты башлыгы Мирзанур Миргазиям улы Гәрәев алып барды. Ул пост башлыгы итеп күптән түгел генә билгеләнсә дә, безгә хәйран бай мәгьлүмат бирде. Чөнки бу өлкәдә тәҗрибәсе бик зур икән: таможня органнарында 1993 елдан бирле ул. Мирзанур абыйның эшенә карата мәхәббәте һәм аңа саклык, жаваплылык белән каравы әллә каян сизелеп тора!

Менә ул җитәкләп диярлек таможня зонасына алып кереп китте. Шунда ук күзебезгә идәндә кызыл белән сызылган сызык ташланды. “Нигә шулай? – дип сорыйбыз. Мирзанур абый барысын да жентекләп аңлатырга тырыша. Күп кенә пассажирларның рәсмиләштерәсе предметлары була икән. Алар арасында читкә чыгару өчен чикләнгән, хәтта тыелган предметлар да була ала. Пассажир нинди коридордан үтәсен үзе билгели, ди. Әгәр дә аның багажында читкә чыгару өчен чикләнгән һәм тыелган предметлар булу шиге туса, ул кызыл сызык аша үтә, рәсмиләштерәсе жиһазлары турында әйтә һәм үзе аларны тикшерергә тапшыра. Ә инде андый предметлары булмаса, пассажир тыныч кына яшел сызыкны үтә, ләкин барыбер тикшеренү уза. 

Чикләнгән” һәм тыелган” предметларны гади кешегә каян белергә соң? Таможня зонасының диварларына нәрсә яравы, нәрсәнең ярамавы турында күп кенә документлар эленгән. “Кызганыч, пассажирлар бу язуларга артык игътибар бирмиләр”, – дип белдерде “экскурсоводыбыз”. 

Таможняда аеруча еш очрый торган тәртип бозу – алкоголь, табактан (ягъни тәмәкедән) ясалган әйберләрне ташу. Шулай ук валюта алып чыкканда еш тәртип бозалар икән. “Әгәр дә тыелган предметлар табылса, Россия Федерациясенен административ хокук бозулар кодексы буенча, тиешле рәвештә, эш ачыла. Күп очрактка законсыз предметлар хужасыннан алынып торалар. Тикшерү вакытында тиешле чаралар күрелә. Икенче төрле әйтсәк, я алар юкка чыгарыла, я административ законнар төзү шарты белән кешегә кире кайтарыла”, – дип аңлатты Мирзанур абый. Мәсәлән, наркотиклар, тыелган предмет буларак, юкка чыгарыла. Ә “чикләнгән” предметлар,  суд карары буенча, пассажирга штраф түләттереп яисә түләттермичә генә кире кайтарыла икән.

Пассажирларның еш очрый торган тагын бер хатасы – валюта чыгару нормаларын бозу. Таможня аша бер кеше алып чыга торган акча 10 мең доллардан артмаска тиеш.  Бу сумма аз гына артып китсә дә, пассажирга штраф салына. Әгәр бу сумма 20 меңнән дә артып китсә, җинаять эше үк кузгатыла. Шунысы кызганыч, күпләр евро, долларларны гына валютага саныйлар, ә сумны никтер валюта исемлегенә кертмиләр икән. Шуның аркасында проблемалар килеп чыга. Ничек кенә булмасын, кесәсендә җәмгысе күпме акча барлыгын пассажир үзе исәпләп чыгарырга, закон бозудан үзе сак булырга тиеш.

Таможнячылар эшендә кызыклы вакыйгалар да гел булып тора икән. Әйтик, крокодил сөяген күчерү белән бәйле эш шактый мәшәкатьтудырган. Ахыр чиктә иде таможня хезмәткәрләре махсус экспертиза үткәреп, аны музейга бирергә мәҗбүр булалар.

Практика күрсәткәнчә, Урта Азия якларында тәмәкенең үзенә күрә бер төре – “насвай” киң таралган. Куак төреннән җитештерелгән әлеге тәмәке төре бигрәк тә таҗик, үзбәкләрдә киң таралган. “Безнең шундый шарт бар, бер кеше 250 грамм насвай тәмәкесен самолет белән алып килә ала” – ди баш таможнячы.

Экзотик яклардан күбесенчә карачкы, кораллар кайтарыла. Алар арасынан кастет, дубинкалар чит илдә ирекле сатуда булса, бездә “салкын” корал булып исәпләнә.

Андый хаталарны булдырмас өчен Федераль таможня хезмәтенең үз сайты бар. “Анда һәркемгә кирәкле мәгълүмат тә бар”, – дип аңлатты безгә Мирзанур абый.

Экскурсиябезне дәвам итеп, безне кинология хезмәте белән дә таныштырдылар. Мондый сүзне ишеткәнем булса да, болай ук кызыклы хезмәт дип уйламаган идем. Монда таможня хезмәтен этләр башкара. “Хезмәт”тә барлыгы биш эт. Аларнын дүртесе – лабрадор-ретривер һәм берсе – немец овчаркасы. Этләр барысы да махсуслаштырылган кинологик үзәкләрдә өйрәнү узган.   Мондый этләр наркотик, шартлый торган матдә, сугыш кирәк-яраклары һәм үз исе булган башка товарларны эзләп табуга өйрәтелгән. Бер эт хәтта акча эзләп таба икән!  

Этләрне өйрәтү тугыз айлык вакытта ук башлана икән һәм өч ел буе дәвам итә. Шуннан соң алар гадәттә сигез ел буе хезмәт итәләр.
Алар багаж салу лентасында яткан һәр сумканы, чемоданны иснәп чыгалар. Тыелган предмет исенә тап булсалар, сигнал бирәләр. Сигнал үзе ике төргә бүленә: актив һәм пассив. Актив булганда, эт өрә, тавыш чыгара, ә пассив вакытта утыра яисә бер урында катып кала. Этләрнең үз ветеринары, махсус ашамлыклары, тренировка, өйрәнү вакытлары бар икән. Ел саен этләрне ис сизүгә тикшерәләр, әгәр бу сәләтләре бетсә, аларны гадәти гаиләләргә тапшыралар икән. Безне дә Курт исемле эт белән таныштырдылар. Ул безгә үзенең сәләтен дә күрсәтеп алды. Багажлар арасыннан бер сумка янына тукталып калды, утырды һәм хуҗасына ишарә ясады. 

Кинологик бүлектә без багажларны караучы, ягъни “интераскоп” дигән җиһаз белән дә таныштык. Без аны һәрберебез дә күргән бар, ә ничек эшләгәнен әлеге пресс-тур вакытында гына белдек. Әлеге прибор органик предметларны сары, пыяланы яшел, ә тимерне зәңгәр белән бирә икән. Һәр нәрсәнең үз контуры була. Ә инде берәр нинди стандарт булмаган, гадәти булмаган предмет күренсә, тикшерүче абый-апаларыбыз аны ачып карарга мәҗбүр була. Шулай ук без пассажирларның үзләрен тикшерү аппаратын да карадык. Икенче төрле аны рентген дип әйтсәк тә була. Аның белән кешенең эчке органнарында ярамаган әйбер булмавын ачыкларга мөмкин. Әлеге рентгенны бөтен пассажир да узмый икән. Бары тик шик тудырган кешеләрне генә уздыралар. Ә кешенең психологик халәте багаж биргәндә, металл эзләгеч аша узганда ук сизелә икән. Кеше күзен уйната, тирли, каушый башлый. Таможня постында шуңа да зур игътибар бирелә

Экскурсия тәмамлангач, гадәттәгечә, без барыбыз бергә фотога төштек. Ә инде аннан Мирзанур абый теләүчеләргә тәрәзә аша чып-чын самолетларны күрсәтте. Әлеге пресс-тур безгә, студентларга бик файдалы булды. Беренчедән, мондый җиргә беренче баруым иде, икенчедән үземә күп мәгьлүмат алдым. Таможня хезмәтенең ничек катлаулы, җаваплы һәм кызыклы булуына үз күзләребез белән күреп ышандык. Бу хезмәтне башкаручыларга түземлек һәм сабырлык кына телисе кала. Алар бит, чик сакчылары кебек үк, безнең иминлегебезне саклый.


Фәнүзә Сираҗиева

Лилия Туктарова фотолары