Танылган журналист Алсу Хәсәнова-Булутны ни өчен чәнечкеле роза гөленә тиңлиләр?

Ходай яхшы кешеләрне иртә алып китә диләр… Дөрес сүзләр, күпләр килешәдер. 2015 нче елның кышы да безнең арабыздан әнә шундый талантлы каләм ияләренең берсен — “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Алсу Хәсәнова-Булутны мәңгелеккә алып китте. Аның исемен мәңгеләштерү һәм яшь каләм ияләрен барлау максаты белән 2016 нче елда Алсу Хәсәнова исемендәге премия булдырылды.

2019 нчы елның 15нче март көнендә исә, Татарстан Язучылар берлеге һәм “Ватаным Татарстан” газетасы белән берлектә Казанның Тукай клубында Алсу Хәсәнованың якты истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Әлеге чарага аның якыннары һәм хезмәттәшләреннән кала, Алсу Булутның иҗатына битараф булмаган барлык укучылар да җыелган иде.

Дога… Тынлык…Шыгрым тулы зал… Нәкъ менә шулай башланып китте әлеге кичә. Алсу Хәсәнова чыннан да күпләргә үрнәк булырдай, башкалардан самимилеге белән дә, үз эшен җиренә җиткереп эшләве белән дә аерылып торучы чын журналист иде дип искә алды аны чарада катнашучылар.  “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров та Алсу Булут белән чын мәгънәсендә горурлануын белдерде:

– Без бүген бирегә җыелып Алсуны түгел, үзебезне зурлыйбыз, – диде ул. – Арабыздан киткәннәргә бер дога да җитә, ә аларның иҗатлары белән кызыксыну, яшь буынны шушындый лаеклы журналистлар үрнәгендә тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз. Алсуны мин роза чәчәгенә тиңлим. Кирәк вакытта мөлаем да, кирәксә чәнечкеле дә була белде. Үз сүзен дәлилли дә, дөреслеген раслый да алды. Дөрләп янды һәм бик тиз сүнде дә. Ләкин шушы кыска гына вакыт эчендә дә ул безгә онытылмаслык дәрес биреп калдырды. Язмыш сынавы алдында сынмады-сыгылмады. Киресенчә, бирешмим дип яшәде.

Чарага килгән кунаклар арасында кичәнең төп сәбәпчесе булган Алсу Хәсәнованың әнисе — Минзифа ханым да бар иде. “Алсу кечкенәдән үк шук, шаян, тиктормас иде. Күзләрендә һәрвакыт очкын уйнап торды”, – дип искә алды ул кызын. – Баламны онытмавыгыз, шулай зурлап хөрмәтләвегез өчен барыгызга да чиксез рәхмәтләремне белдерәм, – дип сүзен тәмамларга да ашыкты. Чөнки сәхнәгә менүнең сәбәбе башкада иде. Ул да булса, Алсу Хәсәнова исемендәге премияне тапшыру. Быел бу бәхет Казан федераль университетының 2нче курс студенты Чулпан Гарифуллина тәтеде. Чәчәк бәйләмнәре, алкышлар һәм иң мөһиме – Алсу Булут исемендәге премия лауреаты.

Кичә җиңүчене бүләкләү белән генә тәмамланмады. Журналистның “Нокта” дип аталучы әсәрен ишеткәннән соң, Алсу Хәсәнованың чыннан да күпкырлы шәхес булганлыгына инандык. Ул үзен журналистика өлкәсендә генә түгел, матур әдәбиятта да сынап карарга өлгергән. Тулы бер залны елата һәм тетрәндерә алырлык әсәр килеп чыккан икән, димәк, юкка түгел.

“Кеше китә, җыры кала” диләр. Иманым камил, Алсу Хәсәнова да нәкъ менә шундыйлар рәтендә. Аның язган әсәрләре, үткен сүзе, очлы каләме әле бик күп еллар аның иҗатына гашыйк укучыларны сөендереп, яңа эшләргә рухландырып торыр.

Инзилә Хөсәинова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты.