Ташкент кояшы Татарстанны яктырта

Кыскача мәгълүмат:

— Исеме: Хәбибуллина Динара Гани кызы

— Туган җире: Үзбәкстан республикасының Ташкент шәһәре.

— Туган көне: 1995 елның 21 мартында.

— Белеме: 2018 елда Казан федераль университеты Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбен тәмамлый.

— Белгечлеге: Татар теле, әдәбият һәм инглиз теле укытучысы.

— Институтта йөргән түгәрәкләре: “Яшьлек” бию төркемендә биегән һәм “Tatar Style” костюм студиясендә модель буларак милли стильдәге киемнәрне күрсәтә.

— Ирешкән уңышлары:

— “Яз Гүзәле – 2016” бәйгесендә “Иң сылу кыз” исемен ала;
— “Ел студенты – 2017” конкурсында “Иң яхшы чит ил студенты” номинациясе лауреаты;
— “Мисс КФУ – 2017” бәйгесендә “Мисс Жемчужина Востока”;
— Россиякүләм педагогик осталык конкурсында Җиңүче кубогы иясе;
-“Краса Узбеkистана” бәйгесендә “Мисс Очарование”;
— Татар халкы мәдәниятен уртаклашу буенча авторлык проектын яклап (Габдулла Тукай шигырен үзбәк теленә тәрҗемә итү), II дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнә.

— Белгән телләре:  Татар теле, үзбәк, рус, инглиз телләрен белә һәм төрек телен аңлый. “Чит телләрне белү кирәк, үз телеңне белү – тиеш!” – дип саный.

— Кешеләрдә хөрмәт иткән сыйфатлары: Ихласлык һәм ярдәмчел булу. Кешеләр бер-берсенә булышып торырга тиеш, дип саный.

Һәрвакыт елмаеп-көлеп йөргән, бар кешеләр белән дә дустанә мөнәсәбәттә булган Динара Хәбибуллинаны институтыбызның кояшы дисәк тә, дөреслеккә хилафлык булмас. Әлеге эчкерсез елмаю астында нинди авырлыклар, күпме тырышлык һәм омтылыш ятканын беләсегез килсә, аның белән булган әңгәмәбезне укымый калмагыз.

 

 –Динара, кояшлы Ташкент якларыннан Татарстан мәркәзе Казанга килү теләге кайчан, ни сәбәпле барлыкка килде? Якыннарыңа сине шундый ерак җиргә җибәрү кыен булгандыр?

– Бабаем һәм әбием үзләре Рәсәй Федерациясеннән, элеккеге Советлар Союзыннан. Бабаем да, әнием дә, якын туганнарым –  барысы да Арча районының Иске Кишет авылында туып-үскәннәр. 1970 нче елларда Ташкентка китеп, шунда урнашып калганнар. Гаиләдә минем Казаннан кала башка җиргә китү мөмкинлеге турында уйлаган да булмады, Татарстан башкаласына килеп уку минем балачагымнан ук максат кебек куелган иде. Казан федераль университетының татар теле бүлегенә генә керергә теләдем һәм төп максатыма ирешә алуым белән мин бәхетле дә. Дөресен әйтим, туганнарымнан аерылу бик авыр булды. Өстәвенә, мин гаиләдә бердәнбер бала. Кайтасы килгән мизгелләрдә, сагынуыма түзеп бетерә алмам дип уйлаганда мин институтыбыздагы җылылыкны тоеп кына үземне кулга ала идем. Казанның хыялымдагы шәһәр булуы һәм монда тапкан яңа танышларым, дусларым, һәрвакыт ярдәм итәргә торган укытучылар гына әлеге ияләшү чорын җиңеләйттеләр. Университеттагы җылы мохит, мөгаллимнәрнең сиңа үз баласыдай мөрәҗәгать итүләре, теләсә нинди вакытта киңәш-табышлары, күңелле сүзләре белән терәк булып торулары өчен мин  аларга, һичшиксез, рәхмәтле. Шул рәвешле алар минем өемне сагыну хисен бераз киметтеләр, ә укуга керешеп китү һәм студент тормышында кайнау өчен бу бик кирәк иде, билгеле.

–КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына керүгә нәрсә этәргеч булды? Татар бүлегенә нинди өметләр белән килдең һәм алар акландымы?

– Үзбәк теле белән татар теле охшаш, икесе дә төрки телләр гаиләсенә керә. Ике тел арасындагы чикне тоемлап алу, минемчә, авыр эш. Шуңа күрә дә чит илдә яшәгәндә туган телеңне, татар телеңне онытмау – үзе бер өстенлек. Ләкин минем татар телемне тагын да камилләштерәсем килде. Киләчәктә дә үземне татар теле белән бәйле хезмәттә генә күрә идем: укытучы һөнәре булсынмы ул, татар телендәге проектларда, телевидение, радио һәм башка шундый юнәлештә эшләүме. Һәм, әйтергә кирәк, бөтен өметләрем дә акланды. Чөнки мин татар теленнән, әдәбиятыннан, инглиз теленнән үземә кирәкле белемнәрне алдым. Хәзер миңа шул гыйлемнең җимешләрен җыеп алырга гына кала.

– Студентлар вакыт җитмәүгә зарланырга ярата. Ә син университетка керү белән үзеңне бар яктан да күрсәтергә өлгерәсең: төрле конкурсларда лаеклы чыгыш ясыйсың, уку алдынгылары рәтендә дә йөрисең… Синең кебек барысына да җитешер өчен нәрсә эшләргә кирәк? Көн тәртибен ничек төзергә?

–  Дөресен генә әйткәндә, мин барысына да җитешмим, минем бик күп уйланылган фикерләрем эшләнмичә кала, чөнки көненә 24 сәгать вакыт бик аз икән ул. Барысына да өлегерер өчен омтылыш кирәк, теләк булса, барысы да була. Һәм иң мөһиме: янәшәңдә сине куәтләп торучы дусларың, гаиләң булу. Университетта уку дәвамында мин бик күп конкурсларда катнаштым һәм уңышларга да ирешә алдым. Әлеге җиңүләремдә, бернинди шиксез, теләк һәм якыннарымның миңа ышанычы хәлиткеч роль уйнады. Көн тәртибенә килгәндә, озак йокламаска киңәш итәм (көлә). Гадәттә, мин төрле бәйгеләрдә катнашу алдыннан үземә үзем сорау бирәм:

-Бу чара сиңа ни өчен кирәк?

— Ул сиңа киләчәктә ничек ярдәм итәчәк?

— Монда катнашуыңның төп максаты нинди?

Әгәр дә шушы сорауларга җавабым канәгатьләндерсә, бәйгедә катнашырга карар кылсам, мин инде бары тик югары нәтиҗәләр генә күрсәтергә тырышам.

– Динара нәрсәдән башка Динара булмас иде?

– Динара селфилардан башка Динара булмас иде (көлә). Мин фотоларга төшәргә һәм кешеләр белән аралашып, нинди дә булса уртак эш белән шөгыльләнергә яратам. Әле күптән түгел генә миңа “Динараны үзенең конкурсларыннан башка күз алдына да китереп булмый” дигән иделәр.

–Нинди теләк-максатлар белән яшисең?

– Иң зур теләгем һәм максатым: бабаемның, әниемнең һәм Кафия апа белән Мансур абыемның горурлыгы булып, аларны үземнең уңышларым белән шатландыру.

–Белүемчә, син быелдан ТНВ телекомпаниясенең Ташкент шәһәрендәге шәхси корреспонденты булып эшли башлаячаксың. Быел гына ачыла торган бу бүлек турында сөйләп кит әле? Ниндирәк темаларны яктырту күз уңында тотыла?

– Сезгә инде билгеле дә мени? Әйе, чыннан да, мин Ташкент шәһәрендә ТНВның корреспонденты булып эшлиячәкмен. Әлеге бүлек Үзбәкстан республикасы буенча бөтен шәһәрләрдә татарларның тормышын яктыртачак. Мин исә шушы яңалыкларны татарстанлылырга җиткереп торам, Алла бирса. Мондагы бүлек турында мин әле бик күп сөйли алмыйм, чөнки үзем дә әле эшкә керешеп кенә киләм. Темаларга килгәндә, бик киң өлкә алына, ул да булса, татарларның яшәеше. Үзбәкстандагы татар диаспорасы үткәргән яки катнашкан төрле бәйгеләр, җыелышлар, алар белән бәйле вакыйгалар, яңалыклар тасмасында булуы шиксез.

– Алып баручы булып әшләү тәҗрибәң зурмы? Телевидениедә нәрсәгә күбрәк игътибар итәргә кирәк?

– Алып баручы булып эшләү тәҗрибәм зур түгел, әмма бар. Телевидениеда үз-үзеңне дөрес тотарга кирәк, әлбәттә. Минем белгечлегем укыту белән бәйле: мин татар теле яки инглиз теле укытучысы булып эшли алам. Ә телевидениедәге алып баручы һөнәре мөгаллимлек белән бик охшаш. Укытучы – балаларның кызыксынуын барлыкка китереп, дәрес һәм уку елы дәвамында шушы игътибарны югалтмыйча сакларга тырышучы актёр бит инде ул. Педагогик белемнәр сине психолог та, сүз остасы да, төрле көтелмәгән вәзгыятьтән чыгу юлларын таба торган оештыручы да булырга әзерли. Әлеге юнәлеш миңа гаять киң офыкларны ачып җибәрде: белгечлеккә укытучы дип бер сүз генә язылса да, мин үземнең татар телендә эшли ала торган киң профильле һөнәр иясе икәнлегемне аңлыйм. Үземне шәхес буларак тану һәм танытуда да институтта укуымның роле зур булды.

–Институтыбызга керергә теләгән абитуриентларга нинди киңәшләр бирер идең?

–  Институтыбызга, бигрәк тә Габдулла Тукай исеменддәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә керергә теләгән абитуриентларга һәм, гомумән, бүгенге көндә бездә белем алучы студентларга уңышлар теләп калам. Теләсә нинди эшне башлап җибәргәндә, иң беренче чиратта, үз көчеңә ышану кирәк, дип саныйм. Янәшәгездә сезнең бөтенесен дә башкарып чыга алуыгызны исегезгә төшереп тора торган якын кешеләрегез булса, сездән дә бәхетлерәк кеше юк. Үз алдыгызга максатлар куярга өйрәнегез, шуларга ирешкәндә камилләшергә, хыялыгыздагы идеалга якынаерга тырышыгыз. Белем бу эштә иң тәүге һәм иң мөһим баскыч булса, тормышта һәрвакыт кирәкле тырышлык, стресска каршы торучанлык, көтелмәгән борылышларга әзерлек кебек сыйфатларны булдыру – икенчесе. Минем тормыш тәҗрибәм зур түгел, 23 кенә ел, әмма булган әйберегезнең кадерен белеп, хыялланган югарылыкларыгызга ирешү өчен бар көчегезне куеп, җиң сызганып эшләсәгез, барысы да сез теләгәнчә булыр, мин сезгә ышанам!

Рәхмәт, Динара! Сиңа да уңышлар теләп калабыз!

Интервьюны Алсу Сәлахова әзерләде.

Чыганак