Ташкентта КФУның мәктәп укучылары өчен төбәкара фән олимпиадасы йомгаклау туры узды

19-20 февраль көннәрендә Ташкентта Үзбәкстанның М. Улугбек исемендәге Милли университетында Татарстан делегациясе булды. Аның составында Казан федераль университеты укытучыларынннан КФУ мәгариф департаментының сәләтле укучылар белән эшләү үзәге директоры Д. Р. Муравьева һәм үзәкнең әйдәп баручы белгече Д. К. Сафина кергән иде. 

Үзбәкстанның М. Улугбек исемендәге Милли университетында КФУ презентациясе булды. Шулай ук КФУ оештырган Үзбәкстан урта мәктәп, академик лицей һәм республиканың профессиональ көллиятләрен тәмамлаучылар өчен төбәкара фән олимпиадалары йомгаклау этабы булды.

Олимпиадаларны үткәрүне гомуми координацияләүне КФУ мәгариф департаментының сәләтле укучылар белән эшләү үзәге гамәлгә ашыра. Олимпиада урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерүче 9нчы, 10нчы, 11нче сыйныф укучылары арасында ирекле рәвештә үткәрелә.

БДБ илләре укучылары ел саен интернет-турда актив катнашалар, әмма йомгаклау ярышларында беркайчан да катнашмаганнар. Шуңа күрә быел университет җитәкчелеге Казахстан һәм Үзбәкстан мәйданчыкларында олимпиадаларның йомгаклау этабын үткәрү турында карар кабул иткән.

Сүз уңаеннан, быел олимпиада интернет-турында Россиянең 71 төбәненнән һәм БДБның 6 иленнән 2443 катнашучы булган. Турыдан-туры турга 9665 кеше кертелгән. Йомгаклау этабында Россиядән барлыгы 9-11 сыйныфларда белем алучы 3785 укучы катнашкан. Сайлап алу этабында БДБ илләреннән барлыгы 693 катнашучы булган.

Олимпиадаларның йомгаклау этабы нәтиҗәләре abiturient.kpfu.ru сайтында басылып чыга. Олимпиадаларның йомгаклау протоколлары 2019 елның 11 мартыннан да соңга калмыйча басылып чыгачак. Олимпиадада җиңү катнашучыларга керү сынаулары нәтиҗәләренә 5 балл бирәчәк, призлы урынга – плюс 3 балл.

Мәгълүмат «Татар-информ» МА алынды.