Татар әдәби теле – ясалма телме?!

Татар теле белән бәйле ярты ел элек туган ситуация һаман да катлаулана гына бара. Телебез мәктәпләрдән кысрыклап чыгарылды, инде балалар бакчаларына да үреләләр, дигән сүзләр йөри. Һәр нәрсәнең яхшы ягы була, дигәндәй, бу хәлнең дә тискәре яклары бик күп булса да, кайбер плюслары да юк түгел. Татар теленә каршы барган көрәш милли үзаңны үстереп җибәрде, хәтта моңарчы көндәлек аралашуларында рус теленә өстенлек бирүчеләр, татар теленең язмышы турында уйланырга күнекмәгәннәр дә үзләренең асыл тамырларына тартыла башладылар. Татар телендә күпсанлы иҗтимагый берләшмәләр барлыкка килде, татарча чаралар активлаша башлады. Һәм инде халкыбыз өчен катлаулы, авыр булган шушы чорда күпләр безнең зыялыларыбыз туган телебезне яклап сүз әйтер, аны үстерер өчен тырышыр, дип өметләнә. Һәм менә интернетта журналист Рәмис Латыйповның мәкаләсе дөнья күрде. «Минем фикеремчә, татарның “әдәби тел” дип атаганы – ясалма рәвештә уйлап табылган, халыктан ерак, язучылар һәм журналистлар гына куллана торган ниндидер кирәкмәгән ясалма бер тел», – дип билгеләп, Рәмис Латыйпов матбугатны һәм сүз сәнгатен әдәби телдә начар сөйләшкән татар кешесен туган теленнән биздерә торган чара дип санавын белдерде. Тел сагында торучылардан булырга тиешле журналист: «Татар кешесе татарча укудан туктамасын дисәк, “әдәби стиль”гә дөрес бәяләмә бирергә кирәк. Гади, аңлаешлы татар телен – әдәби тел дип атарга кирәк. Хәзерге вакытта ялгыш рәвештә “әдәби тел” дип аталган болганчык һәм катлаулы телне – яндырырга», – дип, гаять кискен сүзләр әйтеп ташлаган. Бу сүзләрдә хаклык бар дип танучылар да бар икән: язмага комментарийлар арасында шундый рухтагылары да очрады.

Әлбәттә, Рәмис Латыйповның бу фикере башка сыймый. Ничек инде әдәби тел кирәксез булырга тиеш? Татар матбугаты, әдәбиятыбыз, телебезнең гасырлар дәвамында чарланган гүзәллеген, нәфислеген саклап, укучыларга җиткерә алмаса, киләчәк буыннарга нинди мирас калдырырбыз соң без? Туган телебез дип алар коры, буш, бизәксез телне атарлармы? Әдипләребез, укучы зәвыгына җавап бирердәй булсын дип, «кухня теле» белән иҗат итә башларга тиеш буламы хәзер? Болар – иң куркыныч төштә генә була торган коточкыч бер хәл бит. Соң дәрәҗәдә гадиләштерелгән, үзенең ямен, аһәңлелеген югалткан гади телне без эстраданы баскан ярты тиенлек җырларда, базар икътисады, сүз иреге, цензурасызлык хөкем сөргән заманда авторлар шәхси мөмкинлекләре белән бастырып чыгарган тозсыз әсәрләрдә болай да күзәтәбез бит инде. Әдәби тел сафлыгын, байлыгын тоеп, тәмләп үсмәгән буын вәкилләренең балаларының да татарча белүләре ташка үлчим генә. Әгәр без аларны чын әдәби ядкярләрдән дә мәхрүм итсәк, телебез, мәдәниятебез, тарихыбыз турында мәгълүмат ала алырмы, милли горурлык хисләре кичерерме алар? Юктыр.

Рәмис Латыйпов тарафыннан язылган бу бәхәсле мәкалә башка салкын су койгандай тәэсир итте, татар җәмәгатьчелегендә зур резонанс тудырды. Инде, моңа җавап рәвешендә язылган мәкаләсендә Радик Сабиров әйткәнчә, Рәмис Латыйповның бу сүзләрне сарказм белән яшь аралаш көлеп әйтүенә генә ышанасы кала. Башкача булганда, бу сүзләр энҗедәй кыйммәтле туган телебезне мыскыл итү дип кабул ителергә тиеш.

Ләлә ЗАКИРОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.