Татар әдәбиятының куәтсез булу сәбәпләре нидә?

КФУ доценты бүгенге татар әдәбиятының куәтсез булуын милли рухның кимүе белән аңлата.

art4

 Казан федераль университеты тарафыннан оештырылган “Җәйге төндә фән” чарасы кысаларында үткән “Татаристика” лекториендә филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов бүгенге татар әдәбиятында киң яңгыраш алган әсәрләрнең аз булуының сәбәпләрен атады.

Галим фикеренчә, хәзерге татар әдәбиятында теманы милләт язмышы белән бәйләп ачып бирә торган һәм уйланырга мәҗбүр итәрлек, еллар дәвамында сәхнәләрдә куелырлык әсәрләрнең аз булуы язучыларның тормыштагы тәҗрибәсезлегенә бәйле. “Хәтта урта буын да тормышны бик аз белә. Мәктәп, вуз – һәм ул язучы булып китә. Аяз Гыйләҗев биш ел төрмәдә утырган. Ул үзе, төрмә мине язучы, шәхес, милләтпәрвәр итте. Мин дөньяга башка күз белән карый башладым, ди. Мин берәүгә дә төрмә теләмим, әмма бүгенге әдәбиятта хезмәт итүчеләр тормышны бай, колачлы итеп күрә белергә тиеш дип саныйм,” – дип билгеләп үтте галим.

article3915

Әлфәт Закирҗанов бүгенге татар әдәбиятының тар кысалы булуының тагын бер сәбәбен шулай ук хәзерге язучыларның әдәбиятны аз белүләрендә күрә. “Әйтегез әле, кайсыгыз Шәрык әдәбиятын беләм дип, күкрәк сугып әйтә ала? Ул бит тиешле дәрәҗәдә татарчага да тәрҗемә ителмәгән! Урта гасыр татар әдәбиятын бик яхшы беләм дип әйтә алабызмы? Без моны аңламыйбыз, теле авыр, дибез дә, мәктәптә дә сикертеп кенә үтәбез”, – дип, галим лекторийга җыелган тамашачыларга мөрәҗәгать итте.

Әлфәт Закирҗанов иҗатның рус теленә күчүен дә милли әдәбиятны бетерү факторларының берсе дип саный. “Татарның күпчелеге бүген шәһәргә күчкән. Шәһәр мәктәбендә укыган, ләкин язучылык сәләте булган балаларыбыз кайсы телдә яза? Рус телендә! Татарлык рухын саклап калучылар да рус телендә иҗат итүгә күчә”, – дип нәтиҗә чыгарды галим.

“Татар-информ” МА