Татар фәненең киләчәге

Казан (Идел буе) федераль университеты – төрки-татар телләре һәм татар фәнен үстерә торган үзәкләрнең иң зурысы. Биредә һәрдаим фәнни-гамәли конференцияләр, төрле семинарлар уза.

1 нче ноябрь көнне Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты татар теле белеме кафедрасы «Евразия гуманитар фәне контекстында татар теле белеме» дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференциясен башлап җибәрде.

Конференциянең асылы тел белемендә фәнни мәктәпләргә нигез салган, тормышлары һәм фәнни-педагогик эшчәнлекләре Казан тюркология мәктәбе, Казан университеты белән бәйле күренекле тел галимнәренең – татар һәм төрки телләр тарихы өлкәсендә эшләгән Әдхәм Рәхим улы Тенишев, Вахит Хөҗҗәт улы Хаков, Фирдәвес Гариф кызы Гарипова, Фәнүзә Шәкүр кызы Нуриева; хәзерге татар теленең структур һәм функциональ үзенчәлекләрен тикшергән Гыймад Шәрифҗан улы Нугайбәк, Вәли Нигъмәтулла улы Хангилдин, Галимҗан Шәрәфетдин улы Шәрәф, Рокыя Фетех кызы Шакирова, Диләрә Гариф кызы Тумашева, Фәһимә Миргалиевна Хисамова; лингвометодика мәсьәләләрен тикшергән Лия Закир кызы Шакирова; Абдулла Шаһи улы Әсадуллиннарны, аларның истәлекле даталарына багышлана. Аталган барлык галимнәр төрки-татар фәне үсешенә гаять зур өлеш керткән шәхесләр.

Конференциягә килүчеләрне Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов сәламләде, әлеге чараның мөһимлеген, олпат галимнәребезне һәм аларның эшчәнлеген белүнең ни дәрәҗәдә кирәк булуын ассызыклады. Конференциянең ачылыш тантанасында Л.Н.Гумилев исемендәге Евразия милли университеты профессоры Кульдеева Гөлнара Ильяс кызы,  Удмурт дәүләт университеты профессоры Кельмаков Валей Кельмак улы катнашты. Әлеге чараның фән үсешенә керткән өлешен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Данис Шакиров та бәяләде.

Фәнни-гамәли конференциянең ачылу тантанасына Татарстан, Удмуртия, Башкортстан, Казахстан, Финляндиядән олпат галимнәр җыелган иде.

Конференция 4 нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Ләйлә Сабирова

Илсөяр Нуретдинова фотолары