Татар геномы: КФУда фәнни- ток шоу үтәчәк.

“Татар геномы. Урал һәм Идел буе татарларының барлыкка килүе” турында КФУда фәнни- ток шоу үтәчәк.

Генетикларның эш нәтиҗәләре әлеге халыкларны өйрәнү турындагы этногенез процессына яңа яктан карарга мөмкинлек бирә.

29 май көнне КФУның югары журналистика мәктәбе һәм медиакоммуникацияләр бинасының шоу румында глобаль проект кысаларында кешеләр популяциясенең генетик карталарын төзү буенча үткәрелгән, татар геномына багышланган күп еллык эшчәнлек турында телевизион ток-шоу узачак. Аны КФУның UNIVER TV каналында карап булачак.

Әлеге тикшеренү эшләрендә Казан федераль университетының галимнәре дә катнашканнар.

Генетикларның тикшеренү эшендә барлыкка килгән нәтиҗәләре татарларның чыгышы турындагы фикерләргә күпмедер дәрәҗәдә төзәтмәләр кертәчәк.

Әлеге программаның кунагы – “Татар геномы” проектның җитәкчесе, биология фәннәре докторы, профессор Олег Балановский. Шулайк ук ток-шоуда “Татар геномы” проектында катнашкан КФУ галимнәре дә булачак.

Илсинә Тимерова