Кыргыз һәм татарның уртак улы Чыңгыз Айтматовның 90 еллыгы элеккеге СССР кысаларында гына түгел, күп кенә чит илләрдә, шул исәптән Кытайда да зурлап үткәрелде. Мәгълүм ки, бу мәмләкәттә бу бөек язучы иң танылган, иң мәшһүр әдипләрдән хисаплана. Аның әсәрләре кытай телендә күп мәртәбәләр миллионлаган тираж белән басылып тора, алар нигезендә кинофильмнар төшерелә, спектакльләр куела. Кытай халкы Ч. Айтматов әсәрләрендә үзен борчыган күп кенә сорауларга җаваплар таба.
Шушы елның декабрь урталарында Пекинда бөек әдипнең 90 еллыгы уңае белән күп төрле чаралар (конференция, китап һәм фото-күргәзмәләр, кинофильмнар карау, яңа басмаларны тәкъдим итү һ. б.) үткәрелде, социаль челтәрләрдә бай һәм кызыклы мәгълүматлар чагылыш тапты. Болар арасында аеруча, “Дөнья мәдәни контекстында Ч. Айтматов” темасына Пекин университетында уздырылган Халыкара конференция мөһим һәм үзәк урынны алып торды. Кытайның һәм чит илләрнең күп кенә гыйлем, мәгариф, мәдәният әһелләре катнашкан бу чараның пленар утырышында Казан федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов (Россия Федерациясенең бердәнбер вәкиле сыйфатында) чыгыш ясады. Ул урыс, кытай һәм инглиз телләрендә яңгыраган үз докладында татар һәм Кытай арасындагы күп гасырлык тарихи мөнәсәбәтләргә, Ч. Айтматов иҗатының аерым үзенчәлекләренә, бөек әдипнең халкыбыз белән багланышларына, аның татар рухи тормышындагы роленә тукталды. Казан профессорының чыгышы конференциядә катнашучыларда зур кызыксыну тудырды.
Ч. Айтматовның юбилее уңае белән Кыргызстан Республикасының Кытайдагы илчелеге Пекинның иң затлы кунак йортларының берсендә рәсми кабул итү мәҗлесе үткәрде. Анда Кытайның хөкүмәт вәкилләре, галим-мәдәният әһелләре, шулай ук чит ил кунаклары, дипломатлар катнашты. Алар арасында Кыргызстанның экс-президенты Роза ханым Отунбаева, шулай ук әдипнең сеңлесе Роза ханым һәм улы Илдар да бар иде.
Ч. Айтматовның бай иҗаты, күпкырлы эшчәнлеге, планетар фикерләве кешеләрне, ил һәм халыкларны якынайта, җәмгыятьнең инсани үсешенә көчле йогынты ясый. Бөек әдип әсәрләре кешелекнең даими юлдашы, фикердәше булып тора. Юбилей чаралары әнә шул хакыйкатьне янә бер мәртәбә раслады.