«Татар кызы Сабантуйга кулъяулык чигәргә тиеш»

Кул эшләнмәләренең кадере дә арткан һәм кадере дә киткән вакытта яшибез. Бүген кибет киштәләрендә әллә никадәр үзенчәлекләре эшләр белән танышырга була.

Кулдан эшләнгән оригиналь, кабатланмас товарның бәһасе дә бар. Әле бик ошатсаң да ала алмаска мөмкинсең. Шул ук вакытта милли бизәкләребез белән төшерелгән кулъяулыклар, ашъяулыклар сөлгеләр чигү онытылып бара. Кызлар бирнә сандыгы тутырмый, егетләрне хәрби хезмәткә озатканда, хәтта Сабан туена да кулъяулыклар чикми хәзер. Ә менә педагоглар бу мәсьәләнең чишүнең үз җаен тапканнар.

КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Луиза Фирдүс кызы Җамалиева үзенең студентлары арасында халкыбызның милли гореф-гадәтләрен, биг­рәк тә чигүле кулъяулыкларны танытуга алынган. Зачет-имтиханга кадәр аерым бирем буларак кулъяулык чигеп алып килергә кирәк. Бу эшнең дистә еллар дәвамында алып барылуын санасак кына да, шактый кызлар кулъяулык чигеп караган булып чыга.

– Зачет-имтиханга кадәр кызлар бер кулъяулык чигеп алып киләләр икән, димәк, инде алар сездә бер сандыклык булган…
– 2005 елда татар әдәбияты кафедрасында халык авыз иҗаты дәресләрен укыту тулаем миңа тапшырылгач, фәнни яктан да өйрәнеп, берничә ел укытканнан соң, нәкъ менә рухи мәдәни мирас кына түгел, материал культура элементларын да саклау турында уйлана башладым. Дәресләрдә йола иҗаты, йоланың поэтикасы турында сөйләшәбез, шул ук вакытта этнографика ягына тукталмыйча калып булмый. Студентларның бер өлеше бездә Сабан туен, егетләрне армиягә озатканда кулъяулыклар чигәләр, диләр. Икенчеләрнең бу хакта ишеткәннәре дә юк. Безнең Кукмара төбәгендә кул эшләре белән шөгыльләнү бүгенгә кадәр сакланган. Кукмара районының Зур Сәрдек, Чишмәбаш, Адай, Күкшел авылларында бер Сабан туеннан икенчесенә кадәр килен булып төшкәннәр әле дә сөлге чигеп бирә. Кайбер авылларда сөрәнче егетләргә кулъяулык чигеп бүләк итәләр. Без бу йоланы күбрәк армиягә китү белән бәйләп карыйбыз. Сөйгән ярның, кызның егеткә вәгъдә бүләге яки апасы, туганнары, сеңелләре сагынмак­лык өчен чигеп бирүе. Ә Күкшел авылында Сабантуйдагы егетләргә тапшырыла торган бүләк булып карала ул. Алар кунак кызлардан да мәҗбүри кулъяулык сорап алалар.

Ә авылның үз кызлары чикмичә кала алмый кебек кабул ителә. Кунак кыздан кулъяулык сораганда әйтелгән махсус җырлар да сакланган. Кемгә дә булса аталмаган икән, җыелган кулъяулыкны соңыннан егетләр үзара бүлешәләр. Берәү дә бүләксез калмый. Кем өчендер бик вак тоелган бу әйберләр безнең милли зәвыгыбызга тәэсир итә, милли бизәкләргә мөнәсәбәтебезне күрсәтә. Оныта баруыбыз ихтимал бит. Чигүнең әдәби әсәр тукымасында гына сакланып калу куркынычы да бар. Гомәр Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек»тә апасы Өммикамал авылның иң оста чигүчесе буларак тасвирлана. Бик күп әсәрләрдә кызлар-егетләр, бер-берсенә күз атып очрашырга кыймаганда ошатуны белдереп, кемдер аша вәгъдә, ризалык билгесе буларак та тапшырган аны. Боларны гамәлгә кереп китәр дип тә әйтеп булмый, шуның истәлеген саклауны бурыч итеп саныйм. Тел, әдәбият, милләт язмышына битараф калып булмый торган өлкәдә эшләүчеләр моны сакламаса, кем саклар икән аны!

– Үзең башкарган эш кадерлерәк тә була бит әле. Студентлар моны ничек кабул итә?
– Үзең чиккәнсең икән, синең хезмәт җимешең бу. Нинди максаттан эшләвең дә мөһим. Чыннан да яраткан кешеңә багышлап чигелгән икән, аны бөтен йөрәгең, күңелең белән мәхәббәтен салып чиккән кулъяулык була ул. Егетләрнең дә, хәрби хезмәткә китәр алдыннан авыл белән саубуллашып йөргәндә, бер 10-15ләп кулъяулыгы җыела, ләкин ул иң кадерлесен генә үзе белән алып китә. Онытылган әйберне гадәткә кертү авыррак. Ярты ел дәвамында укыйбыз, зачет-имтиханга кадәр бер генә кулъяулык чигеп була дип, студентларга беренче дәрескә кергәч үк әйтә башлыйм. Баштарак кемдер – әнисенекен, кемдер әбисенекен алып килде. 2006 елда Мари Эл якларыннан Алия Гыйниятова әбисенең картина дәрәҗәсендә чигелгән матур эшләнмәләрен бүләк итте. Элек бизәкләп чигелгән тукыманы стенага кую модасы да бар иде. Факультетта бүген халык авыз иҗатына багышланган аерым 104нче бүлмә бар. Алиянең әбисе дә: «Югалтып бетерәсез, музей шикелле берәр җирдә сакланса сакланыр инде», – дип биреп җибәрде ул чакта. Беренче вакытта кемнеке икәнен дә яздырмаганбыз, хәзер һәрберсен теркәп барабыз. Бер егетебезгә әбисе тукылган кызыл башлы сөлге биреп җибәргән, бездән дә бер истәлек калсын дип. Коллекцияне семестр саен яңартабыз. Кайберләре чынлап та бик гади генә чигелгән, бик матур итеп сәнгать әсәре буларак бәяләнә торганнары да җитәрлек. Бу – кул эшләре түгәрәге түгел, һәркемнең ихтыяри-иҗади эше. Башта бик гаҗәпләнәләр инде. Кулъяулыкны туй белән, татар халкының яшәү рәвеше белән дә бәйләп аңлатабыз. Үзен татар дип санаган һәр татар кызы үз гомерендә бер кулъяулык чигеп карарга тиеш. Мин ул фикеремнән кире кайтмыйм. Сүз дә юк, ул кулъяулыкны бүләк итәргә бөтен яктан лаек булган егет тә булырга тиеш әле. Чигәргә стимул булсын өчен, ләкин ул бөтен кешедә алай булып чыкмый торгандыр. Кемдер мода кебек ияреп эшләп китә, кемдер матурлыгын күреп эшли башлый. Минем максат – шушы кул эшен эшләттереп карау. Чигү фикерләүне үстерә, тынычландыра да. Хәзер канва белән әзер бизәкне чигү модасы да бар. Әмма әзер канвалардан чиктерәсем килми, ул милли түгел. Нәкъ менә киерге алып, шуңа бизәкне төшерү – бөтенләй икенче.

– Бу эшегез нигезендә гаиләдәге әни-әбиләр белән аралашу институты эшчәнлеген көчәйтеп, гореф-гадәтләрне кабат барлауга да этәргәнсез, ахрысы?

– Әлбәттә, әниләр-әбиләр ярдәм итә, ул күренеп тора. Бу аралашу зыянга түгел. Балаларга вакыт та таба алмыйбыз кайчак. Монда яннарында утырырга, өйрәтергә кирәк булачак. Кайберләре, берникадәр эшләгәч, күрсәтеп тә китә. Шуның кадәр башкардык дигән кебек. Соңгы бер-ике елда без социаль челтәрләрдә эшләребезне күрсәтәбез, флешмоблар ясыйбыз. Семестр ахырында бер көнне билгеләп, шунда алып киләбез, фотоларга төшәбез. Кулъяулык хештегы белән аннан соң үзләренең аккаунтларына эләләр. Хәзер мине күзәтеп баручы «подписчикларым», озаккарак сузылсак, күренмичәрәк торсак, әллә сезнең ул көнегез булмадымы, дип тә сорыйлар. Хәтта шуны элеп куйганнан соң бер студентыбыз, әйдәгез татфакны тәмамлаучылар яңадан бер флешмоб ясыйк әле, дип тә мөрәҗәгать итте. Кемдер, ник бездән дә чиктертмәдегез, дип язган. Икенчеләр, яшьлекне искә төшердегез, диләр.

– Луиза, ничә балага кулъяулык чигү серен төшендерә алдыгыз?
– Кулга тотып ук чиктерү булмаса да, бу – эшне эшләргә этәрү, юнәлеш бирү. Ел саен бер төркемдә 25 бала дип санасак, ким дигәндә, ике семестрга – 50 бала. 2009 елдан санасак кына да шактый булганбыз. «Халык авыз иҗаты» курсын укучылар өчен зачет һәм имтиханнарга кадәрге бер бирем генә бу. Берара имтиханны Сабан туеннан соң куйдырта башладым. Сабан туена берәр уенда катнашканнарын алып килергә куша идем, практика материалларына өстәп. Үзегез катнашыгыз дим, чөнки Сабан туена кеше бара да, тик йөреп кайта. Аннары Сабантуйны ярый инде, ди. Ә үзең катнашсаң, шәп була! Шуңа күрә уеннарда катнашу сүлпәнәйгән елларда моны да бер бирем буларак керткән идек. Хәзер бик активлар, ярышларда катнашып, бүләкләр оталар. Ничек тә шушы милли уен-йолаларны саклыйсы иде.

– Йолаларны бүгенге көнгә күчерү мөмкинлеге бармы, заманчарак итеп, мәсәлән, туй йолалары вакытында?
– 2005 елдан бирле никах-туйлар алып бару өлкәсендә дә тәҗрибәм бар. Бүгенге татар туйларының миллилеген сакларга тырышабыз. Туйда, үзара килешеп, бирнә күренешләренә бәйле алымнар да кертәбез. Менә инде дистә елдан бирле туйларга читтән кергән, татар менталитеты өчен ят булган гадәтләр белән көрәшәм. Алар шактый җыелган бездә. Мәсәлән, кәләшнең көне буе киеп йөргән бәйләгечен (подвязка) туй азагында кияүнең чишеп алуы һәм өйләнмәгән егетләргә ташлавы. Мин альтернатива буларак менә нәрсә тәкъдим итәм. Кияүнең өйләнмәгән егетләре бәйләгеч тотарга әзерләнгәндә, ул куен кесәсеннән кәләш чиккән матур кулъяулыгын чыгарып, егетләргә ыргыта. Бу бик матур күренеш булачак. Истәлек тә, матур да, кәләшнең уңганлыгын да күрсәтә.

– Чигү осталыгы мәктәбен дәвам итүчеләр булырмы? Бизәкләр киләчәктә югалмасмы?
– Сүз дә юк, бу эшне оста башкаручылар бар, махсус шуның белән шөгыльләнүчеләр бар, махсус кул эшләнмәләре hand made дибез. Алар бик кыйммәтле. Бөтен кеше дә оста итеп булдыра, матур итеп чигә дип әйтмим. Һәркем үзенең кызыксынуы өчен чиксә дә яхшы. Кайбер авылларда еллар дәвамында бик матур итеп чигүче гаиләләр бар, нәселләре белән уңганнар. Иң оста чигүчеләр. Һәр эшнең остасы булырга тиеш бит инде. Кукмара районының Чишмәбаш, Уразай, Сәрдекбаш авылларында шундый гаиләләр бар. Әниләре-әбиләре, кызлары бер-берсеннән күреп чигәләр. Заказга кулъяулык, сөлге чигүчеләр дә бар. Әле бүген дә авылда әбиләр ашларга барганда ак бәзгә читләре чигелгән яулыклар бәйләп йөриләр әле. Шулай ук ризык өстен каплый торган ашъяулыкларны бүген дә заказга эшләүчеләр бар. Купка дигән авылда бер кыз бик күп чигә, күп кенә конкурсларда катнаша. Чишмәбаш авылында Гөлия, Ләйсән Гайфиевалар бу өлкәдә бик активлар. Ләйсән бездә укып чыкты.
Җырларда җырланган мәк чәчәге, пар күгәрченнәр, аерым милли орнаментларны чигүчеләр бар инде, күп вакыт төрки халыкларга хас үсемлек бизәге, лалә чәчәген күзәтергә була. Әлбәттә, берсеннән-берсе күчереп, матур бизәк таптым, матур чыга икән, дип эшләүчеләр бар. Күбесендә максатка бәйле сүзләр язылган: «Яшьлек бүләгем, сакла, гүзәлем», «Истәлегем». Боларны җыеп, тикшереп кенә дә кешенең ниндидер вакыт аралыгында яшәү рәвеше, көнкүрешен, рухи халәтен, нинди максатлардан чыгып чигелгәнен ачыклап булыр иде. Бу шулай ук кызык.

– Йолалар бүгенге Сабан туенда ничегрәк саклана дип уйлыйсыз?
– Бирнә җыйганда, авыл Сабан туйларында саклана әле. Шәһәр Сабан туйлары башкача үтә. Анда халык катнашучы түгел, күп вакыт тамаша кылучы буларак кына килә. Килгән артистлар бәйрәм ясап китә, элеккеге кебек җырлап-биеп, мәйдан читендә түгәрәк әйләнә ясап, җырлы-биюле уеннар ясау бетеп бара. Әле аны саклаучы буыннар бар. Студентлар 1997-1998 елгы Сабантуйларның видеоларын алып килделәр. Без белгән тирәлектәге кешеләр. Кешенең шушы чараларда катнашуы шаккаткыч, хәзер инде икенчерәк, күбрәк профессиональләр катнаша. Гади халык читтән карап торган кебек хис кала.


Элек Сабан туйны көтеп ала. Күлмәкне дә Сабан туена гына аласы. Сабан туе өчен генә тәмлерәк ризык әзерлисе иде. Хәзер бит бәйрәмнең рухи кыйммәте шактый үзгәрде. Муллык бөтен җирдә һәм бәйрәмнәр бик күбәеп китте. Шунысы мөһим: халык үз авылларына кайтырга тырыша. Ул – күрешү, очрашу урыны, кемдер фәлән елга бер мәртәбә генә кайтып килү мөмкинлегенә ия. Шул яктан ул, әлбәттә, истәлекле. Барыгызны да Сабан туйлары белән котлыйм, очрашканга кадәр.

Рәсимә Галиева. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе. 

«Шәһри Казан» газетасы.