Татар матбугаты сагында

Рифә Рахман кебек туры сүзле һәм сүзен дәлилләп бирә алырлык укымышлы һәм кыю кешене шәхсән минем әле татар матбугатында очратканым юк иде.

Безнең һәрберебез яңа туган көн саен үзе өчен нинди дә бурса бер яңалык ачарга күнеккән. Телефоныңда моңа кадәр күзәтелмәгән функцияме ул, яңа гына чыккан җыр, клипмы, бәлки 2 сәгать йокы йоклау белән беренче парага өлгерү төшенчәләре кире пропорциональ булу законымы… Ничек кенә булмасын, үзең өчен кызыклы булган яңалыкны ачу – ул эссе көндә сусауны баскан кебек кәнәгатьлелек хисләре тудыра. Шунсыз дөньяда яшәүнең кызыгы да булмас иде, мөгаен.

Ул көнне кем нинди яңалык ачкандыр, әмма үземнең төркемем өчен мин авыз тутырып җавап бирә алам: без үзебез өчен Рифә Рахман исемле шәхесне генә түгел, ә аерым бер дөньяны ачтык.  Әйе, әйе, дөньяны, Колумб Американы ачкан кебек.

Безнең инде Рифә Рахман белән  «Әдәби суд»та күрешкәнебез бар иде, ул вакытта да ул Ленур Ихсанов шигырьләрен тикшерү утырышында гаепләүче ягында булып, үзенең фикерләрен төгәл, аңлаешлы, конкрет җиткереп баруы белән күңелгә кызыклы, үзенчәлекле шәхес буларак кереп калган иде.  Һәм менә күптән түгел күпләребезнең исендә калган теге бозлавык көнне «журналистиканың актуаль проблемалары тарихы» дәресендә безгә кунакка Рифә Рахман үзе килеп кермәсенме… Рифә апа белән якыннанрак танышканнан соң, күбебез тыштагы һава торышының ни өчен шундый гадәти булмавын аңлады бугай, чөнки безне бүген гомумән гадәти булмаган көн, гадәти булмаган шәхес белән танышу көтә иде.

Мөгаллимәбез Флёра Сәгыйтовна кунагыбыз белән таныштыруга, без инде аның күбебез мәктәптә уку дәверендә кулыннан төшермәгән «Татар телендә 100 сочинение» хезмәте авторы икәнен танып алдык. Бүгенге көндә Рифә апа «Идел», «Казан утлары» журналларында еш басылып килгән тәнкыйтьче генә түгел, шулай ук күп кенә әдәби китаплар һәм фәнни хезмәтләр авторы да. Аның канаты астында күп кенә язучылар, шулар арасында Йолдыз Миңнуллина, Эльвира Һадиева, Рүзәл Мөхәммәтшин, Рөстәм Галиуллин һ.б. тәрбияләнеп, иҗат дөньясына кереп киткәннәр.

Сәгать ярым вакыт эчендә Рифә Фәтхрахмановнаның университетта укыткан вакытларына да сәяхәт кылып өлгердек, кунагыбызның бүгенге татар матбугаты хакында булган фикерен дә ишеттек, журналистлар буларак нинди алымнарга мөрәҗәгать итәргә кирәген дә белдек. Бер сүз белән әйткәндә, бик файдары һәм кызыклы мәгълүматлар туплап кына калмадык, безнең иҗатыбызны тикшереп, күзәтеп, төзәтеп торучы Рифә апаның үткен күзе барлыгына да ышандык. Һәрбер матбугатта да андый сыйфатлык сагында торган күзләр булмый, Рифа апалы булулары белән, минемчә, бөтен татар матбугаты бик бәхетле.

КФУның Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе «Филология. Татар теле һәм әдәбияты, Журналистика» төркеме (2 курс) исеменнән

Айсылу Баһавиева