Педагогик такт – баланың яки үсмернең психикасын искә алып, алар белән аралаша белү дигән сүз. Ата-аналарның педагогик такты, барыннан да элек, балаларның эшләрен, кызыксынуларын, борчылуларын исәпкә алып эш итү.
Бер ананың улы өенә борчулы кыяфәттә кайтып керә. Улы уйный торган футбол командасы зур исәп белән оттырган. Әнисе, улының борчылулы йөзенә карап:
— Берәр хәл булдымы әллә? Икеле алмагансыңдыр ич? — ди.
— Икеле генә булса икән! Безнең команда оттырды. Малайларның күзләренә карарга оят!
— Юкка исең киткән, — ди әнисе, көлемсерәп. — Мин әллә икеле алгансыңмы дип торам.
— Синең бар белгәнең икеле инде!
— Нигә минем белән алай тупас сөйләшәсең?
Улы әнисенә дорфа җавап бирүе белән хаксыз, әлбәттә. Әнисенең дә улының борчылуына көлемсерәп каравы урынлы түгел. Улы ярышта оттыруына бик нык гарьләнә. Бу хәлне аңлый белергә кирәк булгандыр.
Педагогик такт – балаларга ышану ул. Күпчелек ата-аналар, ышану балаларда үз-үзләрен ихтирам итү хисе тудыра, аларны канатландырып җибәрә, дип уйлыйлар. Әмма һәммәсе түгел. Кайбер ата-аналар, контроль ясыйм дигән булып, һәрчак балаларын ялганлауда гаепләргә тырышалар. Алай юкка-барга бәйләнү булмаска тиеш.
Бер укучы кыз үзенең иншасында менә нәрсәләр яза:
«…Бераз гына соңга калып кайтасым килде, шуңа күрә мәктәптән гадәттәгедән әкренрәк кайтырга уйладым. Өйдәгеләр миңа:
— Без синең кайда булуыңны беләбез, — диләр.
— Кайда?
— Бер малай белән чат башында басып тордың!
— Нинди малай белән, кайчан?
— Анысын үзең беләсең инде.
Алар моның дөрес түгеллеген үзләре дә бик яхшы беләләр, әмма һәрчак миннән гаеп эзлиләр. Мондый мөнәсәбәтнең мине түбәнсетүен һәм кимсетүен аңламыйлармы икәнни соң алар?»
Без, ата-аналар, еш кына үсмерләрнең ничек киенүләрен, зәвыкларын да ошатып бетермибез. Аларга бәйләнергә генә торабыз. Бу очракта кызыбыз яки улыбыз белән зәвык турында ипләп кенә сөйләшү урынлы булмасмы?
Тугызынчы сыйныф укучысы – кыз бала мәктәп кичәсенә барырга җыена. Ул бизәнү өстәле янына килә – иренен буйый, күзенә сөрмә тарта, кашларын буярга керешә.
— Әни, иннегеңне, буяуларыңны алыйммы?
— Ал, кызым, ләкин кирәге булырмы икән? Синең битең болай да саф, алсу. Буянсаң ямьсезләнерсең генә.
Кызы әнисенең сүзенә колак сала, битен юа. Шулай итеп, бер-ике ай вакыт үтә. Бер заман әнисенең бизәнү әйберләре тагын эшкә җигелә.
Әнисе кызыннан:
— Син зәвык һәм чама сүзләрен ничек аңлыйсың? — дип сорый.
— Берничек тә аңламыйм.
— Зәвык – чама хисен югалтмау дигән сүз ул. Чамадан арттымы – косметика битне ямьсезли. Син арттырыбрак җибәргәнсең түгелме?
— Шулайрак икән шул, — ди кыз һәм гримын чак кына беленерлек итеп калдыра.
Яшүсмерләрнең үз-үзләрен тотышларын һәрчак шулай күзәтеп тору аларда да тактлылык хисе тәрбияли.
Игътибар итегез: хәзерге гаиләләрнең 80 процентында диярлек ата-аналар белән үсмер балалар арасында низаглар бик еш чыгып тора. Бер үк сүзне күп тапкырлар кабатлап, үгетләп, аның тәмен-ямен җибәрәбез, тактсызлык күрсәтәбез.
Педагогик такт берәүгә дә тумыштан бирелми. Такт – ул балаларны аңлау, аларга карата игътибарлылык күрсәтү. Үзең игътибарлы икән, алар да сиңа шундый мөнәсәбәттә булырлар.