Татар радиоларын ни борчый?

Бүген Татарстан Республикасы Журналистлар берлегендә “Татар телле мәгълүмати мохиттә радиостанцияләрнең үсеш перспективалары һәм тенденцияләр” дигән темага түгәрәк өстәл оештырылды. Аның эшендә татар телендә эшли торган радиостанцияләр вәкилләре: Тәүфыйк Сәгыйтов, Нәсим Акмал («Татарстан» радиосы), Илфар Кәримов («Болгар» радиосы), Зөлфәт Зиннуров («Татар» радиосы), Ризалә Исмәгыйлева, Айваз Садыйров («Тәртип» радиосы), Алмаз Миргаязов («Китап» радиосы), Алия Мияссарова («Азан» интернет-радиосы), Сәрия Хәбибуллина («Курай» радиосы), Әлфия Мөбарәкова (Саба районы «Дулкын» радиосы), Ренат Гыйззәтуллин (Яр Чаллы «Күңел» радиосы) катнашты. Очрашу КФУ профессоры, филология фәннәре докторы Васил Гарифуллин җитәкчелегендә ТР Журналистлар берлеге ярдәмендә оештырылды.

Түгәрәк өстәл эшендә катнашучылар бүгенге мәгълүмати мохиттә радионың роле һәм урыны, радионы таныту ысуллары, сөйләм культурасы, аудитория белән ныклы элемтә урнаштыру ысуллары кебек актуаль темаларга фикер алыштылар.

Милли радиостанцияләр өчен махсус аудитория тикшеренүләре үткәрү кирәклеге турында тәкъдим җиткерелде. Бу эш буенча КФУның социаль тикшеренүләр лабораториясенә мөрәҗәгать итәргә кирәклеге әйтелде. Шулай ук ТР Журналистлар берлеге каршында татар радиостанциясендә эшләүче журналистлар түгәрәге оештыру һәм аны актуаль проблемалар буенча фикер алышу мәйданчыгы итү кирәклеге әйтелде.

Эфирда сөйләм культурасы түгәрәк өстәл эшендә катнашучы һәркемне борчый торган мәсьәлә булып чыкты. Ләкин максат бер — татар телен саклау һәм әдәби тел номаларыннан читкә китмәү.

Түгәрәк өстәл эшендә катнашучы Саба районы «Дулкын» радиосы җитәкчесе Әлфия Мөбарәкова радионың район тормышында зур һәм мөһим урын алып торуы турында сөйләде, район җитәкчелегенең дә аңа игътибары зур булуы турында әйтте.

Үз яңалыклары белән Яр Чаллының «Күңел» радиосы хезмәткәрләре дә таныштырып үтте. Биредә яңа студия эшләнгән, радио социаль челтәрләрдә дә актив эшли. Алга таба эш планнары да зурдан. Махсус «Күңел ТВ» каналы да барлыкка килгән.

«Тәртип» радиосы өчен бу көн бигрәк тә истәлекле булды. Радионың яңа студиясе эшли башлады. Аның ачылышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Түгәрәк өстәл ахырында татар телле радиостанцияләрдә эшләүчеләр мондый очрашуларны күбрәк һәм ешрак оештырырга кирәклеге турында фикерләрен җиткерделәр.