Татар әсәрләрен кем тәрҗемә итәргә тиеш?

 Татар әдәбияты кафедрасы доценты Миләүшә Хәбетдинова фикеренчә, татар телен тәрҗемә итү белән шөгыльләнүчеләр халыкның рухын аңламаса, милләтнең асылын югалтуга үзеннән өлеш кертә. Бу хакта галимә Казан федераль университеты оештырган «Җәйге төндә фән» чарасының «Татаристика» лекториендәге чыгышында әйтте.

Миләүшә Хәбетдинова  Дәрдемәнднең бишек җыры тәрҗемәсен мисал итеп китерде. Совет мәктәбендә белем алган Рөстәм Кутуй мәдрәсәләрдә укыган татар зыялысының фәлсәфәсен бөтенләй аңламыйча, аның асылын үзгәрткән. Галимә чыгышында Дәрдемәнд шигырендәге һәр сүзнең билгеле бер символга ия булуын аңлатты.

Кыйгач кашым, асыл ташым!
Йоклаек икәү.
Йокла иркә, йокла бәбкә
Бәүкәй, бәлли бәү, — 
дип яза Дәрдмәнд.

Рөстәм Кутуй исә балага:

Ты кровь моя,
Любовь моя
, — дип мөрәҗәгать итә.

«Татар кешесе беркайчан да баласына «каным минем» дип әйтмәгән», — диде галимә. Ул үзенең сүзләрен рәсем ясап аңлатты: кыйгач каш — татар кешесенең рухына гына хас. Асыл ташым дип язганда да шагыйрь кыйммәтле ташларны Рөстәм Кутуй язганча «яхонт»ны да күз алдында тотмаган, ә баланың күзләрен сурәтләгән. Алдагы куплетларда исә Кутуйның Дәрдемәндне аңламавы тагын да көчәя. Татар рухлы шагыйрь «алма тубым» дип әйтә, димәк, ул ир балага мөрәҗәгать итә. Галимә татарда алманың нәкъ менә ир бала образы гына булуын әйтте. Татарча белсә дә, татар рухын аңламаган Кутуй баланы кызга әйләндерә, чөнки рус халкында алма символы кызларга карата кулланыла.

Дәрдемәнд улын болындагы колын белән чагыштыра. Ир кешенең татарда ат дип аталуын да аңлап бетерә алмаган булса кирәк Кутуй: Дәрдемәнднең батыр ир-ат улы «лошонок мой, мышонок мой» дип бөтенләй юкка чыгарып бетерелә.

Ислам дине рәсем ясарга рөхсәт бирмәсә дә, татар зыялылары суфичылык мәктәпләреннән килгән символларны кулланып, кешенең сурәтен тудыра алган. Милләтләрнең рухын танымаган совет мәктәбе шушы рухны юкка чыгарган, нәтиҗәдә, халык үзенең байлыгын югалткан.

«Татар мәктәбе менә шушының өчен кирәк, — диде галимә. Тәрҗемә итәргә алынасың икән, син ул халыкның рухын, эчке дөньясын аңларга тиеш. Без дөньяга рус күзлегеннән карыйбыз икән, бу — фаҗигә. Без дөньяга татар күзлегеннән карарга тиеш».

Миләүшә Хәбетдинова әйтүенчә, шушы кечкенә генә мисал да татарның искиткеч зур байлыгы барлыгы турында сөйли. Аяк астында шушы байлыгы булуын аңламаган татар яшьләре, шушы казанышны атлап үтеп, милләтеннән кача. Галимә чыгышы азагында, шушы байлыкны югалтмас өчен татар мәктәпләрен саклап калырга өндәде. Шулай ук лекторийда катнашучыларга Аяз Гыйләҗев язган «татарның милли кыңгыравы»н таратты.


Дәрдемәнд (Дәрдмәнд) — чын исеме Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев (1859-1921 ) — ХХ гасыр башының бөек татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе.
Оренбург губернасының Эстәрлетамак өязе Җиргән авылында (хәзерге Башкортстан АССРның Мәләвез районы) туа. Башта мәдрәсәдә, соңрак Истанбулда белем ала. 1890-1900 елларда бертуганнар Шакир белән Закирга аталарыннан Орск өязендәге алтын ятмалары күчә. Приискалардан алынган табышка алар татар язучыларының әсәрләрен бастырганнар, уннарча мәктәпләр тотканнар, татар студентларына матди ярдәм күрсәткәннәр, мәчетләр төзегәннәр.1906 елда «Вакыт» гәзитен, 1908 елдан «Шура» журналын чыгара башлыйлар. Октябрь революциясеннән соң типографиясен, алтын приискаларын яңа хакимияткә тапшыра.
Дәрдемәнднең әдәби мирасы күләм ягыннан зур түгел — нибарысы мең юл чамасы шигырь, бер нәсер, балалар өчен хикәяләр һәм берничә истәлек-парча.Әмма бу мирас үзенең сәнгатьчә эшләнеше, эстетик тәэсир итү көче ягыннан татар әдәбиятының бер үзенчәлекле казанышы булып тора.

Рөстәм Кутуй (1936-2010) — язучы һәм тәрҗемәче. Гадел Кутуйның улы. Казанда туа, Казан дәүләт университетының филология бүлеген тәмамлыйКазан телевизион студиясенең әдәби-драма редакциясе мөхәррире, «Казан» журналының шигърият бүлегендә җитәкчелек иткән.
Рөстәм Кутуй Гадел Кутуй, Әмирхан Еники, Сибгат Хәким, Нури Арсланов, Салих Баттал, Әнвәр Давыдов, Равил Фәйзуллин һәм башка язучыларның әсәрләрен урыс теленә тәрҗемә итә.