Татар тамашачысына ни кирәк?

Республикабыз театрларга бик бай. “Мөкатдәс ул, бөек ул, Гали зат ул,..”,- дип яза сөекле Тукаебыз әлеге сәнгать төре турында. Татар театрының бай тарихы, матур бүгенгесе һәм якты киләчәге бар. Аның үзенә генә хас милли традицияләре, үз моңы буыннан-буынга сакланып килә.

Бүген башкалабыз Казаннан тыш, башка район-шәһәрләрдә дә профессиональ театрлар бар. Һәрберсенең үз йөзе, үз тамашачысы. Премьераларны карап, труппа яңалыклары белән танышып, кыскасы, театрларның иҗатын күзәтеп бару өчен сәнгать сөючеләргә бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Гастрольләр шәһәр халкы өчен генә түгел, авыл җирлегенә дә еш оештырыла. Репертуар да бай: үз зәвыгыңа туры килгән спектакльне сайлап була. Театрлар яшәешенә күз салсак, бүгенге көндә әлеге сәнгать төрен үз итүчеләр байтак. Өлкән, урта буын вәкилләре генә түгел, яшьләр дә театр сәнгате белән кызыксына, спектакльләргә күп йөри. Әлбәттә, бу күренеш куандыра. Ләкин, биредә аптырашта калдыра торган бер як бар. Халык күбрәк комедия жанрындагы спектакльләрне куелышларны якын күрә. Әйтик, тарихи эчтәлектәге спектакльләр күп вакытта тулы залларга уйналмый. Андый әсәрләрнең гомере дә кыска була, тамашачы йөрмәү сәбәпле аларны репертуардан тиз төшерәләр. Мондый күренеш һәрбер театрда диярлек күзәтелә. Бу ни дигән сүз? Сүз дә юк, кешеләрнең тормыш мәшәкатьләреннән арынып, театрга ял итү максатыннан йөрүе аңлашыла. Бу тамашачыларны гаепләү түгел, бары тик мәсьәләгә ачыклык кертү теләге генә. Шулай да, милләтнең тарихы, әби-бабаларыбызның тормышы чагылыш тапкан әлеге сәхнә әсәрләре нигә арткы планда кала соң? Куелышка килгәндә, спектакльләрнең күбесен курыкмыйча уңышлы дип атап була. Андый әсәрләрдә күтәрелгән сораулар бүген дә актуальлеген югалтмый, югыйсә. Сәбәп нидә? Үткәнебез, тарихыбыз белән кызыксынмаудамы, әллә инде бүгенге заман кешесенә узган чор тормышын кабул итү авырмы? Хәер, мондый каршылыклар театр сәнгатендә генә күзәтелми. Җиңел кабул итүгә, гадилеккә корылган тамашаларның кирәгеннән артык күп күрсәтелүенең дә моңа йогынтысы булмый калмыйдыр. Ял итү, күңел ачудан тыш, уйлану, нәтиҗәләр ясау, файдалы мәгълүматларга да урын калсын иде. Киләчәккә өметле атлау өчен, үткәнебезне белү зарур. Тарихи җәүһәрләр югалмасын, буыннан-буынга күчеп, һәрберебез күңелендә мәңгегә саклансын иде.

Диләрә ФӘТТАХОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Фото: «Яндекс» сайтыннан алынды.