Татар теле буенча халыкара олимпиадага әзерлек башланды

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Татар теле буенча халыкара олимпиаданы оештыру һәм үткәрү өчен 10 млн сум акча бүлеп бирде. Подрядчы 2019 елның 30 апреленә кадәр хезмәт күрсәтәчәк. Тиешле мәгълүмат Дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.

Подрядчыга конкурсның программасын эшләргә, конкурста катнашучыларның Казанда яшәүләрен тәэмин итәргә туры киләчәк.

Олимпиада читтән торып һәм көндезге этаплардан тора. Анда 8-11 сыйныф укучылары, шулай ук студентлар катнаша ала. Дистанцион тестлар Казан (Идел буе) федераль университеты порталында узачак.

Татар теле буенча халыкара олимпиаданың турыдан-туры катнашучылар саны 500 кешедән дә ким булмаска тиеш, диелә конкурсның техник биремендә. Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, планшетлар һәм татар милли киемнәре алачак.

  • Олимпиада 2012 елдан бирле үткәрелә. Узган ел татар теле һәм әдәбияты белемнәрендә көч сынашу өчен Казанга 400дән артык укучы килгән иде.

Мәгълүмат «Татар Информ» МА алынды