Татар теле, әдәбият, журналистика программасы буенча 16 урын каралган

Татар теле, әдәбият, журналистика программасы буенча быел КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 16 бюджет урыны каралган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, вузда инде яңа уку елына әзерлек башланган. “Абитуриентлар базасында 100 дән артык мәктәп укучысы татар филологиясе бүлегендә белем алырга теләкләре барлыгы турында белдерәләр. Яңа уку елында педагогик белем юнәлешендә «Татар теле, әдәбияты, инглиз теле»; «Татар теле, әдәбият, төрек теле» программалары буенча кабул итәчәкбез. Ә филология юнәлешендә «Татар теле, әдәбият, журналистика» программасы буенча студентларны көтеп калабыз. Быел өченче тапкыр шундый төркем туплыйбыз. Бу программа буенча укырга керүчеләр ике белгечлек алып чыгалар. Бюджет урыннары шактый – педагогик белем бирү бүлегендә — 25, филологиядә 16 бюджет урыны бар”, — дип белдерде Әлфия Йосыпова.

Аның сүзләренә караганда, моннан кала, магистратурада төрле кызыклы программалар бар. “Педагогика юнәлешендә — «Татар теле, әдәбияты, заманча теорияләр, технологияләр» программасы буенча 10 урын көтелә. Филология юнәлешендә үзебезнең студентлар да, башка вуз студентлары да теләп укый торган “Мәдәниятара багланышларда төрки телләр” дип аталган программа бар. Аңа 9 бюджет урыны каралган. Быел әдәбият кафедрасы яңа программа тәкъдим итте. Ул «Әдәбият һәм мәдәният» дип аталган, читтән торып уку программасы. Читтән торып укучылар өчен 12 урын бүлеп бирү ниятләнә”, — дип хәбәр итте Әлфия Йосыпова.

Мәгълүмат «Татар-Информ» МА алынды.