Татар телен дөньяга тарату…

Тизләтелгән үсеш алган технологик алгарыш чорында фән өлкәсендә прогресска аеруча игътибарлы булу зарур, чөнки фән үсеше кеше интеллекты мөмкинлекләре белән беррәттән замана яңалыкларына да тыгыз бәйле. Фән өлкәсендә яңа технологияләр, заманча техника куллану, үз чиратында, хакыйкатькә якынаюны, фәндә булган сорауларга җавап табуны, төгәллеккә ирешүне тәэмин итә.

Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлыр институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә эшләп килә торган «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» дигән түгәрәкнең чираттагы утырышында филология фәннәре кандидаты, доцент Тәүзих Ибраһим улы Ибраһимов һәм филология фәннәре кандидаты Мансур Рәфхәт улы Сайхунов белән очрашу булып узды.

Түгәрәк утырышы Тәүзих Ибраһимовның татар теле фонетикасының үзенчәлекләре, әлеге өлкәнең шактый кызыклы һәм мөһим өлкә булуы турында сөйләвеннән башланды. Авазларны төрле техник чаралар кулланып тирәнтен өйрәнелүе турындагы фикерләре студентларны аеруча кызыксындырды: Тәүзих Ибраһим улына әлеге фәнни юнәлеш буенча күп сораулар бирелде.

Бүгенге көн студентлары өчен аеруча кызыклы һәм әһәмиятле булган мәсьәләләрнең тагын берсе – интернетта фәнгә багышланган татар телле ресурсларның аз булуы. Әлеге җәһәттән Мансур Рәфхәт улы студентларны күп кенә кызыклы сайтлар белән таныштырды һәм алар турында тулы мәгълүмат бирде.

Шундый сайтларның берсе – Tatoeba. Хәзер киң таралышта кулланыла торган онлайн-сүзлекләрдән аермалы буларак, бу сайт сүзләрнең генә тәрҗемәсен түгел, ә төрле сүзтезмә, җөмләләрнең тәрҗемәсен җыюы белән аерылып тора. Tatoeba сайтының тагын бер үзенчәлекле ягы – аның барлык кешеләргә дә ачык булуы. Теләгән һәр кеше әлеге сайтка кереп үзгәрешләр кертә һәм ялгышларны төзәтә ала.

2008 нче елда Forvo дигән проект эшли башлый. Ул бүгенге көндә бик актуаль, һәм бу проект кысаларында без татар теленең кыйммәтен арттыру өчен үз өлешебезне кертә алабыз. Forvoдигән сайт үзендә төрле телләрдә аудиоязма рәвешендә язылган сүзләрне туплый. Димәк, без бу сайтка кереп теге яки бу сүзнең әйтелешен тыңлый алабыз. Сайтка сүзләрне теркәү шулай ук ирекле. Барлык теләгән кешеләр үзләренең тавышларын яздыра алалар һәм яздырылган тавышларга бәя дә биреп була. Сайтта 300 гә якын тел теркәлгән. Хәзерге вакытта татар теле шулар арасында икенче урында тора: яздырылган сүзләр саны 480 меңгә җитә. Шушы санны күреп, татар җанлы кешеләрнең шактый күп булуын әйтә алабыз.

Mozilla компаниясе Common Voice проектының татарча вариантын чынга ашырды. Ул кеше сөйләмен танып белүе белән үзенчәлекле. Мансур Рәфхәт улы Сайхунов әлеге проектның волонтеры. Проектка һәр кеше үз тавышын яздыра ала. Сайтка кергәч биш җөмлә чыга, шул җөмләләрне укып, аларны сакларга мөмкин. Проектның тагын бер әһәмиятле ягы: шушы яздырылган тавышларны эксперементаль фонетика кысаларында филологлар тарафыннан тикшерелә алуы.

Очрашу ахырында студентлар Тәүзих Ибраһим улына һәм Мансур Рәфхәт улына зур рәхмәтләрен җиткерделәр һәм истәлеккә күмәк фотосурәткә төштеләр.

Мәгълүматны татар теле белеме кафедрасы доценты Г.К. Һадиева,  1 курс студенты И.И. Галимбекова әзерләде.

Фотога төшерүче: 1 курс студенты Р.Т. Вәлиәхмәтова.